Бөгелмә авазы

Акыллы сүзләр

1. Акылсызларга һәм юләрләргә һәрвакыт юл бир. 2. Хатын-кыз теләсә кыяны да тишеп уза ала. 3. Киткәнне -- тоткарлама, килгәнне - кума. 4. Тиз бару -- әкрен бару ул, тик туктаусыз. 5. Яхшы кешенең дошманы булу начар кешенең дусты булудан яхшырак. 6. Бөекләр гади кешеләрдән барлыкка килә. 7. Өскә менәсең...


1. Акылсызларга һәм юләрләргә һәрвакыт юл бир.
2. Хатын-кыз теләсә кыяны да тишеп уза ала.
3. Киткәнне -- тоткарлама, килгәнне - кума.
4. Тиз бару -- әкрен бару ул, тик туктаусыз.
5. Яхшы кешенең дошманы булу начар кешенең дусты булудан яхшырак.
6. Бөекләр гади кешеләрдән барлыкка килә.
7. Өскә менәсең килсә, баскыч салырга кирәк.
8. Ир белән хатын кул белән күз кебек булырга тиеш: кул авыртса, күз елый, күз еласа, күз яшен кул сөртә.
9. Кояш яхшыларны да, яманнарны да белми, барысын бертөсле җылыта. Бу тормышта үзеңне тапсаң - син кояшка тиң.
10. Диңгез хәтта кечкенә генә чишмәләрне дә кире какмаганга - чиксез.
11. Озын юл кыскасыннан башлана.
12. Эчкән кеше шәрабның зыяны турында белми, ә эчмәгәне -- аның файдасы турында.
13. Билбаудагы кылыч тормышта бер тапкыр гына кирәк булса да, аны гомер буе үзең белән йөртергә кирәк.
14. Матурдан матур туа.
15. Кайгыны иске күлмәк кебек өйдә калдырырга кирәк.
16. Урында ятучылар беркайчан да абынмый.
17. Бер җылы сүз өч кыш аен җылыта ала.
18. Проблеманы чишеп булса, аның турында кайгырып утырасы юк, ә чишеп булмаса -- файдасыз.
19. Агач ботагын рәсемгә төшергәндә, җил исүен тыңларга кирәк.
20. Кеше турында икеләнсәң, җиде тапкыр тикшер.
21. Булдыра алганыңның барысын да эшлә, шуннан соң язмышка буйсын.
22. Йорт эчендә елмаеп, көлешеп торсалар, анда бәхет керә.
23. Кайвакыт яфрак бата, ә таш йөзә...
24. Елмаеп торган йөзгә ук атмыйлар.
25. Салкын чәйне эчеп була, ә менә салкын карашны һәм салкын сүзне күтәрү бик авыр.
26. Эшләгәнче уйла, эшли башлагач - уйлау файдасыз.
27. Сорау - бер минутлык кыенлык, ә менә белмәү - гомерлек оят.
28. Булдыксыз яхшы ваза ясый алмый.
29. Баш июдән оялма, тураерга җиңел булыр.
30. Тирән елгалар шаулап акмый.
31. Үз теләгең белән юлга чыксаң, мең километр да бер булып тоелыр.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: