Бөгелмә авазы

Аккордеон уйнаганда

12 ноябрьдә Бөгелмә сәнгать мәктәбендә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары катнашында аккордеон фестивале үтте.

Раилә Хафизова.
Лилия Седельникова фотосы.

Реклама

...Рафаэльнең "Цецилия" картинасында яшь кенә музыкант кыз бала сурәтләнгән. Аның әле генә кыллар өстендә йөгергән бармаклары тын калган, йөзе бу дөньядан җаһил: ул нур сибә, ә җаны - әллә кая еракта... Гәүдәсе күктән агылган аһәң-моңнар эчендә калган, күзләре саф фәрештәләр күренешеннән нурланган, колаклары күк капусының илаһи чыңыннан хозурланган. Тыңлаучылар музыкантның нурлы йөзенә карап, таң калган - алар аның саф халәтен ялгыш та бүлдерми. Кеше йөзеннән шундый ак моң тамганда, бармакларны чиртеп, фани музыка чыгарырга кирәк микән?!
Аккордеон фестивалендә утырганда да без нәкъ шундый халәтне кичердек. Классик музыканы юксынган күңелебез көйне иң азаккы нотасынача йотылып тыңлады, хәтта инде менә тәмам, менә соңгы аккордлар, менә соңгы тапкыр сихри телләргә сак кына кагылу дигәндә дә, бүленергә, шаулап кул чабарга теләми утырды. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Поповка карата чиксез рәхмәт хисләре кичердек, аның яшь музыкантлар белән сәхнәдә ихлас аралашуына, балкып торган елмаюлары белән аларны армый-талмый илһамландырып тора белүенә сокландык.

Залда утырган һәр балага (ә Бөгелмә сәнгать мәктәбенең баян һәм аккордеон бүлегендә 64 бала шөгыльләнә) һәм аларның әти-әниләренә күргәзмә-әсбап дәрәҗәсендәге өлге булды бу концерт. Аккордеон сыйныфы укытучысы Әминә Кәримованың шундый бер концерт 10 дәресне алыштыра диюе дөрестер, мөгаен. Сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Әлфия Әхмәтова балаларны көн саен җидешәр сәгать уйнарга кирәк дип рухландырды һәм бу ифрат табигый яңгырады. Күпсанлы халыкара конкурсларда җиңү яулаган Антон Попов бу фестивальне оештырганда үзенә максат итеп, халыкка классик музыканы җиткерүне һәм аккордеон кебек гаҗәеп матур тавышлы уен коралын күтәрүне куйган. Шундый хыяллар белән ул көзләр саен шәкертләре Евгений Сакмаров, Максим Дыренков, Денис Полевщиков белән (алар барысы да күрше Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаган) Нәҗип Җиһанов һәм башка классик композиторларның әсәрләреннән программа әзерли һәм Татарстан шәһәрләренең сәнгать мәктәпләрен әйләнеп чыга.

Рәсемдә: сәхнәдә - мөгаллим Антон Попов (сулда) шәкерте Евгений Сакмаров белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: