Бөгелмә авазы

“Ахунның якты йолдызы”

Шәһәребез үзәк китапханәсе, "Бөгелмә авазы" газетасы белән берлектә, 30 ноябрь көнне Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әсәрләрен халык яратып өлгергән, үз иткән язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу уздырды.

Айсылу Нуретдинова,
үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе.
Автор фотосы.

Җирле татар басмасы узган елны ук аның "Сагынырсың - мин булмам" дигән китабыннан өзек бирә башлап, бу язучыны укучыга тәкъдим иткән иде инде. Аннары халык соравы буенча ул тулысынча газетада басылып чыкты. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, безгә - үзәк китапханәгә әлеге авторның яңа китапларын сорап килүчеләр саны бермә-бер артты. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки, күргәнегезчә, Зифа Кадыйрованың теле гади, аңлаешлы. Кайсы гына әсәрен укысаң да, сюжетларның байлыгы белән очрашасың. Китапның беренче юллары ук укучыда кызыксыну уята. Укып бетерми, һич туктармын димә.

Очрашуны үзенең моңлы тавышы белән "Ихлас" халык ансамбле җитәкчесе һәм җырчысы Людмила Габдрахманова башлап җибәрде.
Кичәне алып баручылар (Айсылу Нуретдинова һәм Миләүшә Минһаҗетдинова) моңлы курай тавышына Зифа Кадыйрованың туган ягы турында сөйләгән бер истәлеге белән дәвам иттеләр.

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова бер дә көтмәгәндә үзенең өч китабы белән ("Язмыш сынавы", "Сагынырсың - мин булмам", "Көтеп узган гомер") әдәбият мәйданына дәррәү килеп кереп, китап сөючеләрнең мәхәббәтен яулап өлгерде. Ул 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча - электромонтажчы. Зифа ханым ире Марсель белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Руслан белән кызлары Регина әлегә әти-әниләре янәшәсендә яшиләр. "Гомеремнең бик авыр бер мизгелендә кичен, күңел тынычлыгы эзләп, кулыма каләм белән дәфтәр алдым", - дип сөйли Зифа ханым үзенең ничек әсәрләр яза башлавын искә төшереп. Беренче китабын ул ике ай эчендә тәмамлый да. Зифа ханым күп данәләрдә җыелган кулъязмаларын татарның асыл кызы, милләтпәрвәр-сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовага күрсәтергә җөрьәт итә. "Кулъязмаларың югалып беткәнче, җыйнап, китап итеп бастыр, синең үз укучың булачак", - дип, үзенең хәер-фатихасын бирә олпат язучы. Һәм ул ялгышмый. Китап дөньяга чыгып, бер атна да үтми, китап кибетләренә аларны сорап керә башлыйлар.

Зифа ханым - бәхетле автор. Чөнки аның язган һәр повестен татар телендә сөйләшүче бөтен Россия халкы яратып укый. Моны дәлилләп, шуны әйтәсе килә, республика күләмендә Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" китабы 2009 елда "Иң күп укылучы" китаплар арасында икенче урынны яулады, ә автор үзе исә Башкортстанда татар телендә чыгып килүче "Кызыл таң" газетасының лауреаты" дигән мактаулы исемгә лаек булган.

"Сагынырсың - мин булмам" повесте беренче тапкыр 2009 елда "Мәйдан" журналында басылып чыга. Әсәрдә төп вакыйгалар тасвирланган урын итеп Зифа Кадыйрова үзенең туган авылын ала. "Ахуннар көчле, горур халык", - дип, авылдашларына мәдхия җырлый. Бу урында шуны да әйтеп үтәсе килә: Зифа Кадыйрова, күпсанлы сорауларга җавап йөзеннән, бу китапның русчасын да чыгарырга өлгергән. "Сумбуль" дип атала ул. "Рус теленә әйләндерүне кемгә ышанып тапшырдыгыз, тәрҗемәчеләр әсәрнең җылысын, аның тәмен югалтырлар дип курыкмыйсызмы? Башка әсәрләрегезне дә русчага тәрҗемә итәргә уегыз бармы?" - дигән сорауга язучы җавап итеп: "Билгеле, беренчедән, тәрҗемә эше авыр, икенчедән, алар гонорарны безнеңчә генә сорамый, - диде елмаеп. - Иң мөһиме, укучы кабул итәрме ул тәрҗемә китабын. Китап укучы ошатса, эшне дәвам итәргә уйлыйм".

Реклама

Китапның эчтәлегенә килгәндә, бу повестьта Байрас абыйсы Булат дус булып йөргән кызга беренче күрүдә үк гашыйк була. Бу ярату аны гомер буена озата бара. Байрас гомерлек юлдашы итеп Сөмбелне сайлап, бер дә ялгышмый. Абыйсыннан туган баланы да, үзенең өч сабыен да тәрбияләп үстерә. Яраткан бердәнбере, эшчән, тырыш, үз эшенең остасы булган Сөмбеле белән бәхетле, үрнәк гаилә булып яши ул.

"Язмыш сынавы" повестеның исеме җисеменә туры килә. Бу әсәр дә барыгызга да таныш тормышның үзеннән алып язылган. Хәзерге көндә яшьләребез бик түземсез: "Яратам, аннан башка яши алмыйм", - дип, үзләренең әхлаксызлыкларын олуг мәхәббәт белән бутап ялгышалар. Аннан соң нәрсә буласы билгеле инде: мәхәббәт җимеше бала туа, шуннан иң күбе ярты ел узу белән яшьләр аерылышалар. Кая китте мәхәббәт, ул ике-өч еллык кына була алмый бит, югыйсә?!.

Мәхәббәт ул йә бар, яисә инде юк! Нәкъ менә "Язмыш сынавы" әсәрендәге кебек. Әсәрдә ак яулыклы апалар өчен дә, яшь-җилкенчәк кызларга да үрнәк алырлык эш-гамәлләр бар. Беренче күрүдә гашыйк булган сөйгәненнән Таһирны ачы үлем генә аера. Һәркемгә өлге, тәҗрибә алырлык сурәтләр күп әсәрдә. Гомумән, Зифа ханым әсәрләрендә сюжетлар үтә гыйбрәтле дә, үтә катлаулы да.

Инде язучының өченче иҗат җимешенә - "Көтеп узган гомер" дип исемләнгән китабына күчик. Бу повестьны да дулкынланмыйча укып булмый.
Зифа Кадыйрова геройларын күреп белә, чөнки аның үзенә дә озаклап хастаханәләрдә ятарга туры килгән. Авырулар белән аралашып, сөйләшеп утырырга ярата ул. Шул аралашуларның кайтавазы булып, дөньяга килгән әсәр бу.

Зифа Кадыйрова бик аралашучан, һәрбер гамәлгә аның үз карашы, үз фикере бар. Очрашу вакытында Зифа Әбделвәлиевна, кыскача гына булса да (кыскача гына, чөнки шушындый күләмле теманы бер очрашу дәвамында гына ачып бетерерлек түгел. Болай да ике сәгатьтән артык барган очрашуда халык авторны тын да алмый тыңлады) үзенең һәрбер әсәре белән һәм аларның тарихы белән таныштырып, кунакларның бик күп сорауларына җавап биреп, яңа әсәрләрен укып, тамашачының күңелен рухи байлык белән тулыландырды.

Кичә барышында "Шифа" клубына йөрүче җырчыбыз Әлфия Нурмөхәммәтова залдагы халыкка матур-матур җырларын бүләк итте. Киләчәктә авторның, берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы темаларны күтәреп, төрледән-төрле исемнәр астында повесть-романнарын укырга язсын дигән теләктә һәм кабат очрашулар өмет итеп калды килгән халык. Кичә соңында күпләр З.Кадыйрованың китапларын сатып алу һәм аларга яраткан язучысының култамга-
сын куйдыру бәхетенә дә иреште.

Редакциядән. Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасын укучылар, сезне шушы очрашу буенча фикер алышуга чакырабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: