Бөгелмә авазы

Афәтле еллар хатирәләре

Бүген йокыдан әле таң сызылып кына килгәндә уянды Гаптелбарый карт. Никтер, йөрәге урынында түгел. Вакыт-вакыт, чабышкы ат сыман, дөп-дөп килеп, бугазга кадәр күтәрелә дә, тынны кысып, инде бетерде дигәндә генә, ни хикмәт, тагын җибәрә үзе. "Юк әле, юк, язмышлар тактаңда сулыйсы һаваларыңа, эчәсе суларыңа бу көннәрдә генә нокта куелмаячак", --...

Бүген йокыдан әле таң сызылып кына килгәндә уянды Гаптелбарый карт. Никтер, йөрәге урынында түгел. Вакыт-вакыт, чабышкы ат сыман, дөп-дөп килеп, бугазга кадәр күтәрелә дә, тынны кысып, инде бетерде дигәндә генә, ни хикмәт, тагын җибәрә үзе. "Юк әле, юк, язмышлар тактаңда сулыйсы һаваларыңа, эчәсе суларыңа бу көннәрдә генә нокта куелмаячак", -- дип әйтергә теләве микән әллә тәкъдирләр хуҗасының?" -- дип уйлап, карчыгы Зәйнәпне уятмаска тырышып, сак кына ятагыннан күтәрелде карт. Инде таушала төшкән сырмасын иңнәренә элеп, ихатага чыкты. Иске мунча диварына терәтеп ясалган эскәмиягә чүкте дә, тәмәке көйрәтергә уйлап, сырма кесәсенә кулын тыкты. Кулга, тәмәке кабына ияреп, берничәгә бөкләнгән ак кәгазь бите дә ияреп чыкты. Бәй, бу бит кичә: "Соңыннан укырсың, без кичергәннәр дә чагыла монда", -- дип, дусты Әгъләм калдырган шигырь! Карт карлыккан тавыш белән, тотлыга-тотлыга, берничә кат укып чыкты язылганнарны. Укыган саен, күкрәк читлегендәге бер йодрык кадәр йөрәге, әллә ниләр кыланып тыпырчынды, ярсыды...

 

Кичер илем

Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомерем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым: күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен.
Кил син миңа, үлем, бары гомерем
Коллык белән төгәлләнмәсен!

Язмыш көлде, үлем кагылмыйча
Үтте яннан, минем тирәләп.
Нишлим, нишлим соңгы минутымда
Пистолетым итте хыянәт.

Чаян чага үзен соңгы чиктә,
Бөркет ярдан түбән ташлана.
Мин соң бөркет түгел идеммени,
Баш ияргә шуннан башкага!

Ышан, илем, шундый бөркет идем
Мин дә соңгы минут килгәндә,
Әзер идем, мәгърур канат җәеп,
Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым -- пистолетым
Соңгы сүздән кинәт баш тартты.
Богау салды дошман кулларыма
Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне
Көн чыгышын комсыз күзәтәм.
Шигырь булып чыга үч ялкыны
Яраланган лачын йөрәктән.

...Яраланган лачын йөрәктән...

И-их, ул еллар. Гаптелбарый карт күңеле белән афәтле еллар хатирәләренә

чумды.

Кеше язмышлары шулкадәрле серле... Адәм баласының язмышы туганда ук маңгаена язып куелган була, диләр. Белмим, якты дөньяга килгәндә Миңлебай улы Гаптелбарыйның маңгаена ни дип язылган булгандыр. И-ий, дөнья, әнкәй итәгеннән тартып алып, язмышкайлар кешеләрне ташлый шул әллә кайларга. Ничек итеп, кайларда киселүче гомерләребезне, нинди дәһшәтләр күрәсебезне ул үзе генә -- тәкъдирләр хуҗасы гына беләдер шул...

Ул чордагы бик күпләр кебек Гаптелбарый да күп балалы гаиләдә үсә. Вакыты җиткәч, башлы-күзле дә була. Нәни улын сөю бәхетенә дә ирешә. Шатлык белән кайгы гел янәшә йөри диләр, дөрестер, ахры. Кышның бер ямьсез, сызгыра-сызгыра улаган буранлы көнендә, сәфәрдәге энесе Гаптелгани адашып, туңып үлә. Кар бураны аны үзенә корбан итеп ала... Гаилә бу югалтудан арынып та бетми, ил өстенә сугыш ябырыла. Өрлектәй өч улларын сугышка озаталар ата белән ана.

Сугышның беренче көннәре. Нинди авыр мәлләр... Авыл халкы ирләрне сугышка озата. Гармунчылар өздереп моңлы, сагышлы көйләр сыздыра, аларга кушылып, ирләр җырлый...
Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит дип,
Елашалар микәнни?
Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул, якташ,
Сау бул, җанаш, диләрдер,
Әллә кайтыр, әллә кайтмас
Безнең башлар, диләрдер...

Ирләр җырлый... Хатын-кызлар авыз читләрен яулык очлары белән каплап, тавышсыз гына елый-елый, туктаусыз догалар кабатлыйлар. Ә балалар, ялан тәпиләре белән юл тузанын күтәреп, арбаларга төялеп, җырлап китеп баручы әтиләре артыннан: «Әти, китмә», «Әти китмә-ә-ә!» - дип, илереп-илереп елап теркелдиләр. Алар арасында Гаптелбарыйның да улы бар. Әтиләр китә... Озатучылар инде артта калгач, якыннары алдында сер бирмәскә тырышкан кырыс ирләр дә үз эчләренә бикләнеп, авыр уйга талалар...

Ике өлкән абыйсы артыннан, менә, Гаптелбарый да сугыш өермәсенә килеп керә. Артиллерист була. Бәрелешләр вакытында чолганышта калып, әсирлеккә төшә...

...Төзексез сафка тезелгән әсирләр колоннасы әкрен генә юл буйлап бара. Ян-яктан аларны автоматлы фашист солдатлары саклап, озата баралар. Колоннага алга барган саен әсирләр өстәлә тора. Күрәсең, аларны зуррак берәр җиргә җыюларыдыр. Сусаган, ач, хәлсез, күпләре яралы әсирләрнең хәлләре күзгә күренеп мөшкелләнә бара. Егылганнарны фашистлар торгызып маташмыйлар -- атып кына китәләр. Менә, ниһаять, аларны чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган, махсус өйрәтелгән зур этләр ыжгырып торган мәйданга китереп тутыралар. Сафларга тезәләр. Әсирләр аякларында көчкә генә басып торалар. Авып китмәсеннәр өчен бер-берсенә җилкәләрен куярга тырыша алар. Саф алдында фашист офицеры пәйда була, янында -- тылмач. Читтәрәк полицайлармы, надзирательләрме сафтагыларны күзәтә. «Яһүдләр, коммунистлар, бер адым алга!» -- дигән боерык яңгырый. Әсирләр колоннасы селкенми дә. Шуннан соң офицер рәт буйлап йөреп, я теге, я бу әсир алдында тукталып, әмерен кабатлый. Ниндидер сәбәпләр белән үзенә ошамаганнарны артка ярым борылып, күтәрелгән имән бармагын гына төшерә. Автоматчы шунда ук әсирнең җанын кыя. Авып төшкән әсир солдатларның кызыл каны әлегә сафта торучыларның да аяк астына агып, тапталган яшел үләнне дә кызылга мана. Колонна өстеннән суык җил истемени, авыр тынлык урнаша. Ә эсэсчы сафка тезелгән әсир солдатлар алдыннан атлавын дәвам итә. Кабат: "Яһүдләр, коммунистлар, бер адым алга!" -- дигән боерык яңгырый, ә алга чыгучы юк. Шунда фашист яңа әмер бирә: "Штаннарыгызны төшерегез! Менә хәзер кемнең кем икәнен күрербез". Кабат тотлыккандай автомат тавышлары яңгырый, рәтне сирәгәйтеп, үткен чалгы белән чабып еккандай, кемнәрнеңдер гомерләре киселә. Чират Гаптелбарыйга да җитә.

- Яһүдме?

- Юк, татар мин.

Эсэсчы күзләре белән безнең якташның билдән түбән өлешенә ымлый.

- Мөселман мин, - дип кабатлый ир. Шул мизгелдә үк әллә әсир солдатның үҗәтлеге, әллә башка нәрсә ошамады, гитлерчы татар иренең чалтыратып яңагына чаба һәм автоматчыга ярым борыла. Чү, тукта, ни бу? Колагына гына ишетеләме? Алдагы надзирательләр төркеменнән берәү йөгереп чыга да тәрҗемәчегә: "Ул татар, мин аны беләм, без бер авылдан", -- дип әйтә. Таный Кодаш кешесен ир! Гитлерчы, аның гомерен кыймыйча, колонна буйлап алга китә. Кабат, тотлыга-тотлыга, аргы башта автомат тавышлары ишетелә... Мизгел эчендә әллә ниләр йөгереп уза Гаптелбарый башыннан. Төшме бу? Уянып китәрмен дә, боларның берсе дә калмасмы? Тик бу төш кенә түгел иде шул. Ул -- әсир, ул -- тоткын. 1945 елның маена кадәр иза чигә якташыбыз концлагерьларда. Теге чакта үзен үлемнән алып калган Кодаш авылы кешесе белән берничә мәртәбә очраштыра әле аны язмыш биредә. Гаптелбарыйны үзе кебек надзиратель булырга өнди, үгетли сатлыкҗан. Нияте барып чыкмаудан ачуы кабарган надзирательнең үгез сеңерләреннән үрелгән зәһәр камчысы бер генә тапкыр биеми әле әсир ирнең арык аркасында.

Тоткында Гаптелбарый Карабаш, Югары Мактама кешеләре белән очраша, алар белән дуслаша. Бер-берсенә терәк булырга тырышып, бергәләп иза чигә алар. 1945нең маенда аларны Америка солдатлары азат итәләр. Бу вакытта безнең якташлар Франциядәге тоткыннар лагеренда булалар. Ватанга кайтмаска да тәкъдим ясыйлар, кайта калсалар, аларны ни көтәсен дә тәфсилләп аңлаталар. Төрле кешеләр була. Тик безнең якташлар туган илне сайлый. Аларны совет гаскәрләренә тапшыралар. Фильтрация үтүләр, туктаусыз тикшерүләр, сорау алулар белән тинтерәтеп, әсирлеккә төшкән өчен җәзасын да үтәтеп (Донбасстагы шахталарны миналардан арындырып), ниһаять, 1946 елның декабрь аенда азат була безнең якташларыбыз.

Гаптелбарый Миңлебаев Кызыл Чишмәгә кайтып төшә.

...Сугышка ияреп, авылга ачлык, хәерчелек килгән. Шуның өстенә кар астында калган башакларны ашап, ярты авыл кырылган, алар арасында ирнең хатыны Зөһрә дә булган. Улы Гаптелбәрне Кодаштагы әбисе үз тәрбиясенә алган, чөнки бу йорт хуҗалары, ирнең әти-әнисе дә, сугыш чорында бер­-бер артлы вафат булганнар.

...Төп нигездәге бушап калган йортның ишеге шыгырдый-шыгырдый, әйтерсең лә, ыңгыраша, әкрен генә ачыла. Ул әйтергә тели кебек: "Менә кайттың, ниһаять. Озак йөрдең, бала, бик озак. Ләкин, таушалса да, йортың исән. Үзең дә явыз сугыш тегермәненнән исән чыктың. Тик менә әти-әниең белән хәләлең генә сине көтеп ала алмадылар. Тәкъдирдер". 33 яшьлек күпне күргән ир кешегә бик авыр була, билгеле. Тик, нишлисең, яшәргә кирәк. Барысын да яңабаштан башлап җибәрергә кирәк.

1947 елның башында ир кеше авылдашы Зәйнәп белән яңа гаилә кора. Бер-бер артлы өч нарасый туа: Мәликә, Әминә, Илгиз. Ата-ана -- көн-төн колхоз эшендә. Балалар күбрәк өйдә ялгыз калалар. Шундый көннәрнең берсендә, йортта янгын чыгып, өч нарасый янып үлә... Ай, авыр да була соң ата-анага бу кайгыны күтәрүе! Сабыйларсыз да, йортсыз да калган ир тезләнеп, кулларын югары күтәреп, иңрәп-иңрәп ялвара: «Ни гөнаһларым өчен син мине болай каты итеп сыныйсың Раббым?! Хәсрәтләрне Ходай сынап бирә, диләр, аз сынамадың бит инде син мине. Татыт инде миңа да бәхетле тормышларыңны?!

Ничек кенә авыр булмасын, тормыш әкренләп җайга салына, чи яралар җөйләнә. Күпне күргән ир, колхоздагы эшен ташлап, нефтьчеләргә күчә. Яңа йорт тергезелә. Бер-бер артлы кабат балалар туа: Сәкинә, Әлфирә, Мансур, Ансар. Нефтьче-оператор һөнәрен үзләштергән ир, лаеклы ялга киткәнче, шул өлкәдә хезмәт куя. Күп сынаулар аша үткәреп булса да, Раббысы аңа бәхетле тормышны да татырга мөмкинлек бирә.

Алга китеп, язмам героеның язмышына кагылышлы бер очрак турында сөйләмичә калырга мөмкин түгел. 1975 еллар башында Гаптелбарыйга бер хәбәр килеп ирешә. Концлагерьда надзиратель булган Кодаш кешесе авылга кайтып төшкән, ди! Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә ир кешегә. Әлеге хәбәр тиз тарала. Кызыл Чишмәдә әсирлектә булган берничә кеше әле исән. Югары Мактамага да, Карабашка да кичекмәстән хәбәр ителә бу турыда. Ирләр очрашып киңәшләшәләр дә кичкырын сатлыкҗан артыннан җигүле ат төшертәләр. "Мен, сөйләшәсе сүз бар", янәсе. Теге бәндә эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз чамалап ала, билгеле, һәм шундук авылдан чыгып кача. Ярый әле, шакшы җанлы бер бәндәнең гомерен кыеп, якташлар олыгайган көннәрендә яңа сынауларга дучар булмаганнар. Саклаган аларны язмышлары.

Раббыбыз сынауларын һәркем үзенчә уза шул! Кемдер тәнен саклау өчен җанын сата, ә кемдер:

"Тәнем калсын монда (Нәрсә ул тән?)

Кайтсын илгә минем йөрәгем", -- дип көрәшә.

Алда сөйләгән сатлыкҗан да, сугыш тынгач, илгә чыккан. Дистә еллар Сталин лагерьларында булганнан соң, Казахстанның бер кечкенә генә бистәсенә кайтып урнашкан, гаилә корган. Җиңүдән соң 30 ел узгач, илгә кайтырга җөрьәт иткән. Тик ул анда ярты көн дә була алмаган...

...Җәйнең көзгә кереп барган мәлләре. Аяк астында чыклы яшел үлән ялтырый. Ишегалды хуш исле, өлгергән алма исе белән тулган. Ике кулы белән башын тотып, терсәкләрен тезләренә куеп, алга бөгелә төшеп утырган карт, иртәнге салкыннан дерелдәп, уянып киткәндәй булды. Карасана, нәкү кинодагы шикелле, ниләр ген^үтмәде бүген баштан. Нишләп соң әле тормыш йомгагым, үзен шулай сүттереп, күптән булып узган хатирәләрне яңарттырды икән миннән? Әллә инде хисап тотар чаклар да якынлашамы?.. "Туры барсаң, баш бәрелә", -- диләр. Бәрелгән чаклар күп булды, түздем барысына да. Җил-давылларга баш имичә, гомер юлын горур уздым мин", -- дип әйтә алырлык гомер кичергән минем язмам герое.

1977 елның декабрь аенда, 63 яшен тутырып, үзе артыннан нәсел дәвамчылары - өч улын, ике кызын калдырып, бакыйлыкка күчә

Гаптелбарый Миңлебаев. Аның ахыргы юллары җәннәтләргә барып тоташса иде.

Тарих битләрендә "Бөек Ватан сугышы" дип теркәлгән олы канкоеш еллары бүген дә әле инде сирәгәя барган өлкән буын кешеләренең йөрәген афәтле еллар хатирәсе белән теткәли.

Миллионнарны корбан итә торган
Сугыш җиргә бүтән килмәсен.
Җир кешесе киләчәктә хәтта
"Сугыш" сүзен әйтә белмәсен!!!

Равилә Арсланова.
Кодаш авылы. Гыйнвар, 2018 ел.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: