Бөгелмә авазы

Аккош йөзә, дәрья гизә

Бик каты реакция елларында да безнең могтәбәр затларыбыз милләтнең киләчәгенә ныклы ышаныч белән караганнар. "Без һич шик­ләнми: "Татарлар бар булганнар. Алар киләчәктә һәм бар булачаклардыр; һич шөбһәсез, тәраккый итәләр", - дия алабыз", - дип тәмамлый "Шура" журналында басылган "Безнең тәрәккый" дигән мәкаләсен Һади Атласи. Бу бит 1910 елда! Русия империясе...

Бик каты реакция елларында да безнең могтәбәр затларыбыз милләтнең киләчәгенә ныклы ышаныч белән караганнар. "Без һич шик­ләнми: "Татарлар бар булганнар. Алар киләчәктә һәм бар булачаклардыр; һич шөбһәсез, тәраккый итәләр", - дия алабыз", - дип тәмамлый "Шура" журналында басылган "Безнең тәрәккый" дигән мәкаләсен Һади Атласи. Бу бит 1910 елда!

Русия империясе хөкүмәте Премьер-министры Пётр Столыпинның турыдан-туры җитәкчелегендә башка халыкларны урыслаштырмак аша бетерү максатында, аерата татарларга карата коточкыч золым алып барылган елларда бит бу! Шушындый шартларда да яшәү өчен өметне нәрсәдә күрделәр икән ул могтәбәр затларыбыз? Телебез, гореф-гадәтләребез, динебез белән бер рәттән МОҢЫБЫЗДА да күргән­нәр! Алай гына да түгел, моңыбызны милләт буларак саклануның төп чарасы итеп санаганнар. Тукаебызның "Милли моңнар" шигырен искә төшерү генә дә җитәдер дип уйлыйм бу очракта.

...Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңеленнән.
Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын,
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Бу шигырь дә 1909 елда язылган ич!

Менә шулай бик тирән уйларга алып кереп китте Бөгелмә мәгариф ида­рәсе тарафыннан мәк­тәп укучылары арасында оештырылган "Сайрый былбыл баласы" җыр кон­курсының йомгаклау концерты һәм өметкә куәт өстәде. Шәхсән үземне барыннан да элек концертта катнашучыларның ничек җырлаулары түгел, нинди җыр җырлаулары кызыксындырды. Шөкер, концерт башлануга ук күңелгә җылы йөгерде, балаларыбыз, башлыча, халык җырларын, моң­сазларның, көй чы­га­ру­чыларның халыкчан җыр­ларын сайлаганнар иде. Карабаш бистәсенең 1 нче урта мәктәбеннән Ильяс Минһаҗевның "Бик еракта идек без", Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы Алия Бикташеваның "Ай, былбылым" җырын башкаруларына ничек сөенмисең! 2 нче лицейның 5 нче сыйныф укучысы Анастасия Ледяеваның "Җыр­лыйм әнием турында", 16 нчы мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Лия Рәхмәтуллинаның "Бөрлегән" дигән җырны җырлавы, гомумән, һәр җырчының чыгышы бик күркәм, күңелгә ятышлы булды, куаныч өстенә куаныч өстәде. Залдагы тамашачыларның һәр чыгышны дәррәү алкышлавын күр син тагы! Анда исә, нигездә, укучылар! Алар исә җырларны бәяли белә дә белә инде. Мөнәсәбәтләре дә табигый, ачыктан-ачык! Шулай да минем яшь җырчылардан берсен аерым билгеләп үтәсем килә. Бу - 3 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Резедә Габдрахманова /рәсемдә/. Резедәнең борынгы хәзинәләребездән берсе - "Аккош" җырын башкаруы тәмам әсир итте. Бу җырны минем мәш­һүр җырчыбыз Рәшит Ваһапов башкаруыннан башка ишеткәнем юк иде. Бәлки, бүтәннәр арасыннан да башкаручылар булгандыр? (Дөрес, бу җырны, Җәүдәт Фәйзинең истәлекләренә караганда, үткән гасырның уты­зынчы елларында Гөл­сем Сөләйманова да җыр­лаган). Күрәсең, Ваһа­повтан соң аның бөтен аһәңен ачып бирә алучылар булмагандыр, шуңа истә дә калмагандыр.

Бу җырны каян отканын Резедәдән сорашмый тыела алмадым. Гаиләдә әти-әниләре өйрәткән икән! Людмила һәм Ришат Габдрахмановларга кызларын халкыбыз моңында тәрбияләгәннәре, тирән эчтәлекле, зәвыклы җыр сайларга өйрәткәннәре өчен мең-мең рәхмәт яусын! Хәер, конкурста катнашкан һәр баланың чыгышында ата-аналарның тәрбия йогынтысын да ачык күрергә мөмкин иде. Шулай, борынгыдан ук мәгълүм ич, оясында ни күрсә, очканында шул инде.

Аккош йөзә, дәрья гизә,
Дулкынлатып шәүләсен;
Дошманнарның күле кипсен,
Безнең диңгез шауласын!

Нәкъ шушы җырдагыча, үз-үзләренең дәрәҗәсен лаеклы тотып, милли моң диңгезенең кадере хакына дулкыннар ярып, дәрья гизүче аккошлар мисалы иде концертта катнашучы балаларыбыз үзләре дә. Бу чара балаларыбызны милли моңнарыбыз рухында тәрбия кылып, хак, тәрәккый итүебезнең бер өлгесе сыйфатында да кабул ителде.

"Сайрый былбыл ба­ласы" җыр конкурсы бак­часын туксанынчы ел­ларның уртасында ни­гез­­ләгән иде Бөгелмә мәгариф идарәсе. Менә шуннан бирле ул бакчада былбыл балалары сайравы тынмый яңгырап тора. Дөрес, аның тыенкырак яңгыраган мәлләре дә булгалап алды. Моның сәбәпләре оештыруга аркылы төшүче кыенлык­лар туып торуга бәйле булды. Ләкин алар укытучыларыбыз, укучыларыбыз арасында милли моңга тартылу дәртен сүрелдерә алмадылар, киресенчә, көчәйттеләр генә дип әйтер идек. Быелгы чарада да ул ачык чагылды. Конкурс тәмам булгач та, балаларның, ата-аналарның, укы­ту­чыларның бик озак аерыла алмый, бергә-бергә җырлашып аралашулары шуны күрсәтеп тора. Димәк, алга таба "Сайрый былбыл баласы" конкурсының кызыксындыру куәсен көчәйтү максатында, мәртәбәсен тагын да күтәрү турында уйланып, ныклык күрсәтеп, иҗтиһат белән гамәл кылганда бары тик файдага гына булыр. Бу сорала. Чөнки дөньяга яшь буын килә тора.

Дамир АСЫЛОВ.
Бөгелмә шәһәре.
Р.Җәләев фотосы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: