Бөгелмә авазы

Болгар җирендә – Ак мәчет

10 июньдә Болгарда Идел буе Болгарстаны дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул ителү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Анда Татарстан Рес­публикасы җитәкчелеге, якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунак­­лар, дин әһелләре, бу көннәрдә Казанда үтүче "Милли тормыш һәм дин" дип аталган Бөтенроссия форумы делегатлары кат­­­­­нашты. Бездән дә бу­­ мәртәбәле чарага Бө­­гелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэ­ры Илдус Касыймов бе­лән имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә 100дән артык бөгелмәле барды.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Болгар җыены уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. "Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бә­рәкәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татар халкының рухи, әхлакый кыйбласын билгеләгән Болгар җиренә килү бабаларыбыз рухына дога уку, зиярәт кылу булып тора, - диде ул. - Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1400гә якын мәчет бар. Елга йөзәр мәчет ачылган вакытларыбыз булды. Хәзер дә, Аллага шөкер, иман йортларыбыз калка тора, бүгенге көндә республикада утызга якын мәчет төзелеп килә. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе алдыннан иман йортларын ачу ул динебез үсеш алган яңа заманның үзенә күрә бер күркәм күренешенә әверелде".

Тантаналы чара кысаларында шушы көнне "Ак мәчет" комплексы ачылды, вәгазьләр һәм Коръән укылды, мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды. Осталар шәһәрчегендә булып, күп­ләр истәлеккә дип, халык һөнәрчелеге һәм сувенир продукциясе сатып алды. Анда шулай ук хәләл ризык­лар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар тәкъ­дим ителгән иде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел җыенга килүчеләр саны арта һәм аның география­­се дә киңәя бара. Халык телендә Изге Болгар җыены дип аталган бу чарага дистә меңләгән кеше җыела. Җыен Болгар шәһәрчегендә 1995 елдан бирле оештырылып килә.

Тантаналы өлештән соң кунаклар, шул исәптән безнең бөгелмәләр дә Ак мә­­­четне карады, Шәй­хелислам резиденция­сендә һәм Истәлек билге­сендә булды, Җә­мигъ мәчетендә өйлә намазын укыды.

Ак мәчет комплексы Болгар музей-тыю­лыгының Көньяк капкасы янында төзелгән. Ул Болгарга керү юлына якын урнашкан, әйләнә-тирәдәге табигать матурлыгына ямь өстәп тора. Комплекс ислам архитектурасының иң яхшы үрнәкләрен бер­ләштерүче җыелма ком­позициядән гыйбарәт, би­редә мәчеттән тыш мөфти хәзрәтләренең резиденциясе һәм мәдрәсә дә бар.

Мәчет бинасы өч гөм­бәз һәм 46,5 метр биек­лектәге ике төз манарадан тора. Төп гөмбәзнең диаметры - 10 метр. Ә мәчет эчендәге гөмбәз биеклеге - 17 метр. Аның барабанында төсле пыялалардан торган 16 тәрәзә урнаштырылган.

ТР Президенты Рөс­тәм Миңнеханов бил­геләп үткәнчә, Болгар җи­рлегендә мәчетләр бик күп булган һәм Ак мәчетне төзү дә борынгы мәчетләрнең тәртибен кайтару булып тора. Аның фикеренчә, бу игелек­ле эшләрне җыя торган урын булырга тиеш. "Безгә гореф-гадәтләрне саклап калырга, яшь буынны тәрбияләргә ки­рәк, - диде ул, җыенга җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп. - Болгарны торгызу эшендә катнашучылар арта. Бу проектны алга алып барган кешеләргә рәхмәт. Әлеге эшләр тынычлык, килешеп яшәү һәм дуслык хакына башкарыла". Ул, Минтимер Шәймиевкә рәхмәт әйтеп, Болгар һәм Зөяне торгызуның му­зей кыйммәтләрен сак­ларга шартлар тудыруын, гыйбадәт кылучы­ларның бирегә килү мөмкин­лек­ләре ачылуын билгеләп үтте.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: