Бөгелмә авазы

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

--, 13 июнь 2018 - 08:34
568
0
0

Хөрмәтле Бөгелмә муниципаль районы мөселманнары! Сезне ихлас күңелдән якты һәм җылы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерә торган бу бәйрәм – рухиятнең һәм югары әхлак нормаларының тантана итүе ул.

Ай дәвамында, яхшы якка үзгәрергә, игелекле эшләрне күбрәк эшләп калырга, сабырлык һәм түземлек тупларга, уй-ниятләрне шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә юнәлтергә, тәнне дә, җанны да сафландырырга теләп, шуңа омтылып, мөселманнар рухи яктан яңа баскычка күтәрелделәр.

Шәһәр һәм районыбызда яшәүчеләрнең шәхси акчаларына ихлас нияттән оештыра торган ифтар мәҗлесләрендә елдан-ел күбрәк кешеләр катнаша баруы да куанычлы хәл. Шәһәр һәм район мәчетләрендә, мөселманнарның үз тырышлыгы белән, гыйбадәтләр өчен бөтен шартлар тудырылган.  Һәркемгә дә шушы изге Рамазан аендагы кебек юмартлыкка, сабырлыкка, шәфкатьлелеккә, чыдамлыкка омтылышны гомер буе сакларга, шуларга ирешеп яшәргә насыйп булсын.

Һәркемгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, рухи һәм матди иминлек, тынычлык телим! Сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһы Тәгалә ярдәм һәм көч бирсен!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: