Бөгелмә авазы

Район башлыгының чын ир-егетләр көне белән котлавы

--, 21 февраль 2019 - 08:29
496
0
0

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы көчләр ветераннары!

23 февраль – чын ир-егетләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Бу – гомумхалык бәйрәме, чөнки аны “кайнар нокталарда” сынаулар узган профессиональ хәрбиләр генә түгел, ә кайчандыр армиядә хезмәт иткән һәм өйрәнүләр-күнегүләрнең, “армия дуслыгы” дигән төшенчәнең ни-нәрсә аңлатканын белгән һәр кеше билгеләп үтә.

Безнең сугышчылар гом ерләре бәрабәренә илебезне дошманнардан саклап калдылар, аларның каһарманлыгына күрә Россия көчле һәм ирекле дәүләт булып яши. Безнең бурыч – аларның фидакарьлеге турында онытмау, Ватаныбызны саклап калуда катнашкан һәм бүген хәрби хезмәттә булган һәр кешене хөрмәт итү.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, совет чорында һәм аннан соңгы дәверләрдә кырыс шартларда сугышчан чыныгулар узган һәр кеше каршында баш иябез. Рәхмәтебез зур сезгә. Һәлак булган сугышчыларга мәңгелек дан!

Россия хәрбиләренең изге традицияләрен бүгенге буын Ватан сакчылары намус белән дәвам иттерә, Россия Армиясенең һәм Хәрби Диңгез флотының куәтен ныгыта.

Хөрмәтле армия һәм флот сугышчылары, кадерле ветераннарыбыз! Сезне һәм якыннарыгызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге  телим.

Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгнелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: