Бөгелмә авазы

Район башлыгының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлавы

--, 11 октябрь 2018 - 10:45
23
0
0

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать һәм эшкәртү промышленносте тармагы эшчәннәре һәм  ветераннары!

Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм!

Бу бәйрәм туган җирен сөюче һәм аның иминлеге хакына тырышып хезмәт итүхче бар кешеләрне берләштерә. Икътисадый кыенлыклар булуга, һава торышының да гел генә уңай килеп тормавына карамастан, районыбыз агросәнәгать комплексы эшчәннәренең профессиональлеге,сайлаган эшләренә тугрылыклы булулары алга куйган максатларга ирешергә мөмкинлек бирәләр.

Бүген Бөгелмә районында фермер хуҗалыклары пәйда була, гаилә фермалары ачыла, шәхси хуҗалыклар саны арта, авыл хуҗалыгын торгызыр өчен инвестицияләр җәлеп ителә, эшкәртү комплексы уңышлы гына эшләп килә. Болар барысы да сезнең туган җирне яратуыгыз, эшкә чын күңел бирүегез, теләп һәм яратып эшләвегез, куелган максатка ирешүегез турында сөйли.  

Районыбыз игенчеләренә зур рәхмәт. Авыл хуҗалыгы, аграр комплекс, эшкәртү сәнәгате ветераннарына фидакарь хезмәтләре, яшьләр белән бик теләп уртаклаша торган бәһаләп бетергесез бай тәҗрибәләре өчен – хөрмәтебез һәм котлауларыбыз!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, уңай һава т орышы һәм алдагы елларда мул уңыш телим!

Иң изге теләкләр белән,
Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: