Бөгелмә авазы

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

--, 13 июнь 2018 - 09:15
58
0
0

Сезне мөселманнарның ике иң зур бәйрәменең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 624нче елда ук бу көнне аерып билгеләгән. Шуннан бирле һәр мөселман кешесе шәүвәл аеның беренче көнендә икенче мөселман кардәшен: “Ид мөбарәк!” – “Изге бәйрәм белән!” – дигән сүзләр белән сәламли.

Ураза бәйрәме – иң әһәмиятле дини бәйрәмнең берсе ул. Кешенең рухи камилләшүе, яхшы гамәлләре белән турыдан-туры бәйле көн. Аны якыннарыгыз һәм мохтаҗ кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтеп, игелекле гамәлләр белән уздыру хәерле. Бер-береңә булган үпкә-рәнҗүләрне онытырга, ялгышларны гафу итәргә, туганнар белән күрешергә тырышу кирәк.

Бу ай дәвамында Бөгелмә мөхтәсибәтенең күп кенә мөселманнары игелекле эшләр башкардылар, Бөгелмә шәһәре һәм авыллары мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уздырдылар, төннәрен уяу торып, намаз-гыйбадәттә булып, Аллаһы Тәгаләдән барыбыз өчен дә ярлыкау һәм иминлек сорап, дога кылдылар. Раббыбыз аларга әҗер-савапларын мулдан бирсен иде! Аллаһының ризалыгына омтылып яшәү бик мөһим, ике дөньядагы бәхетебез дә шуңа бәйле бит. Рамазан аендагы кебек игелек кылырга омтылып яшәвебез алга таба да дәвам итсен, арта торсын.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, игелекле гамәлләребезне кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен! Бәйрәм Аллаһыбыз кодрәте белән һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен.  

Иң изге теләкләр белән,

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ,

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: