Бөгелмә авазы

Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировтан котлау

--, 8 май 2018 - 14:02
168
0
0

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле якташлар!

Сезне чын күңелдән совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңгән көне белән котлыйм!

Җиңү көне – илебездә үзгә бәйрәм ул. Ватан хакына алып барган тиңдәшсез бәрелешләрдә без сугышны туктатып кына калмадык, ә дөньяны да фашизмнан азат иттек. Хәзер һәрбер Россия гражданинының изге бурычы – юу каһарманлык турында онытмау, аны тарихи факт, рухи көч, патриотлык хисләре чагылышы буларак хөрмәтләү.

Ил чакыруы буенча 15 мең якташыбыз яуга киткән, һәр өченчесе туган якка кабат әйләнеп кайта алмаган. Сигез бөгелмәле Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, йөзләгәне орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Еллар уза, буыннар алышына, әмма Бөек Җиңү, милләтләр бердәмлеге, хәрби дан символы буларак, Россия елъязмасына мәңгелеккә теркәп куелган. Тынычлык хакына гомерләрен корбан иткән кешеләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Халкыбызның батырлыгы, ил каршындагы бурычка тугрылыгы, Ватанга мәхәббәте турында без һәрчак тирән горурлану хисләре белән искә алабыз.

Кадерле ветераннар! Ил-көннәр һәрчак тыныч булсын! Балаларыбыз, оныкларыбыз туплар шартлавын беркайчан да ишетмәсен! Кайгы җиле анараның, хатын-кызларның йөзләренә сары сагыш якмасын!

Сезгә, иң мөһиме, сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим. Күңелләрегездә ышаныч, өмет, мәхәббәт яшәсен!

Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: