Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус КАСЫЙМОВ 9 май бәйрәме белән котлый

--, 8 май 2018 - 13:57
146
0
0

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, шул авыр елларның тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле Бөгелмә муниципаль районы халкы!

Зур бәйрәм – совет халкының 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 73 ел тулу уңаеннан һәммәгезне дә ихлас котлыйм!

Сугыш елларында районнан фронтка 15 мең бөгелмәле киткән, аларның 5 меңенә кире әйләнеп кайту насыйп булмаган. Газиз кешеләрең белән мәңгелеккә аерылышу кайгысын һәр гаилә диярлек кичергән. Үлемсез батырлыклары, тиңдәшсез каһарманлыклары өчен тугыз якташыбыз Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булган. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен дәһшәтле сугышта ятып калган батырларыбызга мәңгелек дан!

Сугышта җиңеп кайткач, туган районыбыз данын арттырып, яшәешнең һәр өлкәсендә ышанычлы нигез булдырган якташларыбызның сугыштан соңгы елларда ирешкән уңышлары белән дә горурланабыз без.

Ветераннар, сугыш толлары, тыл хезмәтчәннәре, туган җиргә мәхәббәтегез, чиксез бирелгәнлегегез, Ватаныбыз һәм районыбыз иминлеге хакына фидакарьләрчә хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, каршыгызда ихтирам белән баш иябез.

Сезнең хактагы якты истәлекләр, каһарманлыгыгыз, чыдамлылыгыз өчен горурлану хисләре безнең, балаларыбызның, оныкларыбызның, аларның балаларының – һәммәбезнең дә йөрәкләрдә мәңге саклансын.

Чын күңелдән сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.

Ихтирам белән,

Илдус КАСЫЙМОВ,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,

Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе урынбасары.    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 май 2018 - 13:17
    Интервью без галстука №7 с Андреем Кузьминым // Олеся Балтусова - помощник Рустама Минниханова
  • 10 май 2018 - 08:15
    "Хәят" 09.05.18.
  • 30 апрель 2018 - 11:13
    "Хәят" 30.04.18.
  • Язгы урман (ФОТОЛАР)
  • Бөгелмәнең "Тозелеш мохите"ннэн фоторепортаж
  • Кодаш авылында ветераннарны хөрмәтләделәр
  • Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Үзәк район хастәханәсендә дәваланучы ветераннарны котлады
  • Әлеге минутларда Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният hәм ял паркында ачык hавада кино курсәтелә (Фотолар)
  • Бәгелмәлеләр агач утырту көнендә катнашты(фоторепортаж)
  • Хәзерге минутта Техника йорты каршында 1 Майга багышланган чара бара
  • Бөгелмә Тукайның туган көнен бәйрәм итә
  • Бүген Бөгелмәлеләр Чернобыль һәлакәтен искә алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Бөгелмәнең Лазо, Белинский урамнарында Җәяүлеләр сукмагы кайчан булыр икән?
Ночной режим