Бөгелмә авазы

“Татнефть” ГАҖ генераль директоры Н. МӘГАНОВ Җиңү бәйрәме белән котлый

--, 8 май 2018 - 13:26
184
0
0

Кадерле ветераннар, толлар, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле нефть төбәгендә гомер итүче якташлар!

Җиңү көне уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез!  9 Май – ерак калган 1945 елдагы кебек үк, гаделлекнең һәм яхшылыкның яманлык белән явызлыктан өстен чыгу тантанасының бер билгесе буларак, бүген дә иң якты көннәрнең берсе ул. Бу тарихи вакыйганың әһәмияте еллар үтү белән тагын да тирәнәя бара, ил өчен, армиябез өчен, бөек халкыбыз өчен горурлану хисләре арта.

Үз гомерләре бәрабәренә илебезнең азатлыгын, халкыбызның бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы офицерлары һәм солдатлары каһарманлыгы каршында без баш иябез. Бүгенге көндә дә исән булган, сугышта кулына корал тотып, туган җирнең һәр карышын саклап сугышкан ветераннарга, тылда фидакарь хезмәте белән Җиңүне якынайтырга булышкан хезмәтчәннәргә рәхмәтебез чиксез. Сез ул – безнең Җиңү, сез ул – ил байлыгы!

Бүген, дөньялар шундый тынычсыз чакта, планетаның төрле почмакларында сугыш уты дөрләп-дөрләп алган, ә узган сугыш сабакларына күпләр күз йомган вакытта,  Икенче Бөтендөнья сугышы турындагы чын дөреслекне яшь буыннарга, бар җиһан халкына ирештерү аеруча мөһим. Ул дәһшәтле еллар вакыйгаларын, тынычлык һәм азатлыкны халкыбызның ни  хисабына яулап алуын, якыннарыбызның, гади солдатларның каһарманлыгын, полководецларыбызның зирәклеген белү, онытмау, истәлекләрне буыннардан-буыннарга тапшыру – безнең изге бурыч ул. Безнең хәтер, тырыш хезмәт, патриотлык, бердәмлек – Россиябезнең оборона сәләте, көче һәм куәте менә шуларга бәйле.

Тынычлык Сезгә, иминлек һәм бәхет! Җиңү көне белән!

Н. МӘГАНОВ,

“Татнефть” ГАҖ генераль директоры.

Г. ЯРУЛЛИН,  

“Татнефть” ГАҖ профкомы рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: