Бөгелмә авазы

Газетабызның йөзек кашы

--, 23 август 2018 - 09:46
531
0
0

“Бөгелмә авазы” газетасын Әлфинур Шәвәлиева исеменнән башка күз алдына китереп тә булмый. Газета белән күптән таныш укучыларыбыз әлеге сүзләр белән килешер дип уйлыйм. Үз гомерен “Бөгелмә авазы” газетасына багышлаган Әлфинур апабыз 22 август көнне олы бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Редакциядә – 1984 елдан, ә “Бөгелмә авазы”нда 1991 елдан бирле эшли. Әйе газета мөстәкыйль булып чыга башлаганның беренче көнненнән бүгенгә кадәр ул алыштыргысыз хезмәткәр булып кала бирә. Вазифасы – мөхәррир урынбасары-җавплы сәркатип булуга карамастан, ул редакциянең генә түгел, ә районыбызның, республиканың иң тәҗрибәле тәрҗемәчесе дә. “Татар телен камил белүче зур белгеч ул”, – дип курыкмыйча әйтергә була! Текст язган вакытта башка кирәк сүзнең русчасы килеп төшсә, кинәт кенә татарчасын искә төшереп булмый. Ә менә Әлфинур апага кайчан гына нинди сүзне сорап кермә, шунда ук әйтеп тә бирә. Сабыр, төпле, җаваплы, итагатьле кеше ул Әлфинур апа.

Үз эшенең фанаты. 34 ел гомерен журналистикага багышлаган кеше турында бары шундый уйлар гына килә. Әлфинур Әхтәмовнаның ишеге һәрвакыт ачык. Ул һәркемгә киңәшче. Газетага кагылган сораулар аның тарафыннан беркайчан да җавапсыз калмый. Ул дөрес юлны күрсәтеп бирүче, ярдәмчел кеше.

Журналистика, тәрҗемә эшеннән кала, Әлфинур Әхтәмовна әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Юбилей елы алдыннан укучыларыбызны аның иҗаты белән таныштырып узган идек.

Әлфинур Әхтәмовна, “Бөгелмә авазы” коллективы Сезне олы бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләр юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел кеше сез. Алдагы көннәрегез, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерергә, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

 

Редакция коллективы исеменнән, Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: