Бөгелмә авазы

Бәйрәм белән, хөрмәтле УКЫТУЧЫ!

--, 4 октябрь 2018 - 17:30
375
0
0

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне Халыкара Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сезнең һөнәр – күпкырлы. Сез яшь буынга белем бирәсез, төрле фәннәр өйрәтәсез. Сез бөгелмәлеләрнең яшь буынын тәрбиялисез, аларга намуслылык, шәфкатьлелек, гаделлек төшенчәләрен сеңдерәсез.

Бөгелмә муниципаль районы бу яклап бик уңган – бездә үз эшен ихлас яратып, ,  мавыгып эшләүче, талантлары һәм һөнәри уңышлары белән республика һәм ил күләмендә танылган укытучылар бик күп. Педагогик коллективларда озак еллар эшләүче стажлы укытучыларның бай тәҗрибәсе яшь коллегаларының новацияләре һәм креативлыгы белән үрелеп алып барыла. Мәктәпләребезнең укыту-методик базасын үстерү, белем алу өчен дә, укыту һәм тәрбияләү эшләре алып бару өчен дә заманча уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә күп эш алып барыла. Бигрәк тә – соңгы елларда. Шулай да Укытучының осталыгы һәм шәхси үрнәге, максатчанлыгы, энергиясе һәм, билгеле ки, балаларга, үз һөнәренә мәхәббәте  иң мөһим шарт булып кала.

Сезгә, кадерле укытучылар, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар телим. Акыллы, зирәк, кызыксынучан укучыларыгыз күбрәк булсын. Башкара торган эшегез үзегезгә канәгатьлек һәм шатлык хисләре алып килсен. Ә тагын – хезмәтегез лаеклы бәяләнсен иде! Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, оптимизм һәм бетмәс-төкәнмәс көч-дәрман Сезгә! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,
Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: