Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировтан Корбан бәйрәме белән котлау

--, 20 август 2018 - 08:59
1219
0
0

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне бөек Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бу – дини кешеләр өчен бик әһәмиятле көн, чөнки үзара ихтирамга, кешеләргә игелекле һәмс шәфкатьле булырга өнди, гаиләне тагын да бердәмрәк итә, иманны ныгыта.

Бөгелмә мөселманнары бик озак еллар инде барлык төр традицион конфессия вәкилләре белән килешеп, тыныч-тату гомер итәләр, җәмгыятьнең имин булуына зур өлеш кертәләр.

Исламның иң яхшы гореф-йолаларына тугры булган хәлдә, социаль әһәмияткә ия булган программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү эшләрендә актив катнашып, районыбыз мөселманнары киләчәктә дә җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында актив роль уйнарлар дип ышанабыз.

Шушы якты бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга  сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм иминлек телим. Корбан бәйрәме йортыгызга шатлык иңдерсен, йөрәкләрегезне яктылык һәм игелекле, мәрхәмәтле мәхәббәт белән тутырсын. Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар сезгә!

Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: