Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Табышмаклар - Бөгелмә авазы Табышмаклар - Бөгелмә авазы

Табышмаклар

21.04.2016 08:58 | Күңелле балачак Печать

Табышмаклар

 

Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала.        (кыш үтеп, яз килү)

Ак юрганымны алып куйдым,

Яшел юрганымны җәеп кудым.        (яз килү)

Аяксыз-кулсыз кое казый.        (тамчы)

Борынсыз чыпчык боз тишә.        (тамчы)

Үзе туңа, өйгә керми,

Үзе җылый да җылый.        (яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)

Кара төлке кар астыннан чаба.        (боз астындагы су)

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.        (сыерчык)

Ут та түгел, ук та түгел,

Күзгә төшә, карны кисә.        (кояш нуры)

Әлфия Мостафина әзерләде.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить