Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Зиһен чарлау - Бөгелмә авазы Зиһен чарлау - Бөгелмә авазы

Зиһен чарлау

21.07.2015 12:30 | Күңелле балачак Печать

Зиһен чарлау
“Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы һәм тәрбияләнүче балалар арасында “Ак ладья” дип исемләнгән шахмат турниры булып узды. 
Алинә Гаделшина.
Автор фотосы.
 
Бар катнашучы арасында да берьюлы алып барыла торган чарада җиде кешене отып, Данил Падеус җиңүче булды. Бишәр очко туплаган Арслан Абдуллин белән Адел Поташин икенче урынны бүлештеләр. 
Булат Фасыйхов белән Владик Иванов, алардан берәр очкога калышып, өченче урынны алдылар. 
Шахмат ярышларында катнашучылар бу чараның, бердән, зиһенне ача торган уен күнегүләре булып торса, икенчедән, интеллектуаль уенны пропагандалау да булып торуын әйтәләр.  
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить