Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

“Ак Барс” финалда икенче җиңү яулады - Бөгелмә авазы “Ак Барс” финалда икенче җиңү яулады - Бөгелмә авазы

“Ак Барс” финалда икенче җиңү яулады

17.04.2018 09:27 | Яңалыклар Печать

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанның “ Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының Гагарин Кубогы финалында икенче җиңүен яулады.

Казанның “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” командалары арасында барган серия исәбе – 2:0.

Казанда узган матчны Мәскәү командасы көчле башлады. Шулай да исәпне “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо ачты. Азеведо көчле итеп сукканнан соң, көндәшләрнең капкачысы үз капкасын саклап кала алмады. Уен азагында “ЦСКА” алка кертеп, исәпне тигезләп куйды.

Икенче периодта “Ак Барс” җиңде. Роб Клинхаммер керткән алкасы казанлыларны алга чыгара.

Өченче периодта Данис Зарипов керткән алка исәпләнми. Видеокабатлауны кулланганнан соң, алканың тимераяк белән кертелгәне ачыклана. Период ахырында “ЦСКА” капкачыны алып, алты уенчыны да чыга, тик ул аларга нәтиҗә бирә алмый.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить