Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Рәүф ГЫЙЛӘҖЕВ: Уйдырмаларга уралган истәлекләр - Бөгелмә авазы Рәүф ГЫЙЛӘҖЕВ: Уйдырмаларга уралган истәлекләр - Бөгелмә авазы

Рәүф ГЫЙЛӘҖЕВ: Уйдырмаларга уралган истәлекләр

12.01.2018 13:41 | Актуаль тема Печать

Рәүф ГЫЙЛӘҖЕВ: Уйдырмаларга уралган истәлекләр

Мәскәү. 1967 ел. 8 июль. Зур театр каршындагы сквер...

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, чыгарылыш экзаменнарыннан соң дустым белән футбол уйнаган вакытта, егылып сул кулымны сындырдым. Берничә атна дәвамында гипс белән йөрергә туры килде. Сөякләр ялганып беткәч, минем әти, тепловоз машинисты, тимерьюлчылар гаиләсе әгъзасы буларак, миңа Мәскәүгә билет алып бирде. Һәм анда яшәүче ерак туганнарның адресын кәгазь битенә язып тоттырды. Үз вакытында 16 яшьлек әти шунда кунак булган.

Әтием 1923 елның көзендә дөньяга килә. 1939 елда ул ниндидер могҗиза белән үз колхозында паспорт алу бәхетенә ирешә. 1941 елның октябрендә Мәскәүнең Тимерязев РВКсы тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Пулеметчик була, Мәскәүне саклау сугышында катнаша. Иске Русса янында бомба ярчыгы белән яралана һәм ярты елга якын Чабаксар шәһәрендә госпитальдә ята. Сугыш тәмамланганда ул Польшада була. 9 майны Загорск шәһәрендә танкист вазифасында каршы ала. Җиңүдән соң туган авылына кайта. Гаилә корып җибәрә һәм, хәләл җефете белән бергәләп, Караганда шәһәренә күченеп китә. Паровоз кочегары булып, тимер юл станциясенә эшкә урнаша.

...1967 елда Мәскәүгә килеп төшкәч, “Войковская” метро станциясеннән ерак түгел, әти биргән адресны таптым. Әлеге фатирда ата, фин сугышында яраланган ана һәм аларның ике кызлары: 18 яшьлек абитуриент Таня, 26 яшьлек СКБ сер саклау оешмасы программисты Галя гомер итәләр.

Мин Мәскәүгә, Мәскәү метросына, трамвайларга, биек йортларга, кинотеатрларга, Мәскәү Кремленә һәм үземнең ерак туганым программистка Галяга гашыйк булдым. Ул минем тиздән кире кайтып китәсемне белеп, биш сум акча һәм Ватаныбыз башкаласында 20 онытылмаслык көн бүләк итте.

Эш көннәрендә ул эшкә китә иде. Ә ял көннәрен без аның белән Кремльнең Съездлар сараенда “Спящая красавица” балетын, Останкинодагы крепостнойлар иҗаты музейен карап, Горький исемендәге паркта самолетларда әйләнеп, уздырдык.

... 1967 ел, 8 июль. Зур театр каршындагы сквер. Сәгать көндезге уннар тирәсе. Скамейкада ялгызым гына фонтанның матурлыгына сокланып утырам. Минем яныма нәзек кенә кара мыеклы бер яшь егет килеп утырды. Ул мине белүе турында әйтте. “Каян?” – дип сорадым. Аның дусты Куба Республикасыннан килгән Казанда укучы студент икән. Минем математика өлкәсендәге уңышларымны ишетеп белә икән алар. Шуннан соң ни өчен мине сайлаганнарын кыскача гына аңлатып биргәч, әлеге сөйләшү Советлар Союзы өчен бернинди дә начарлык китермәвен әйтте. Ул кыска гына вакыт эчендә математика һәм физика өлкәсендәге фундаменталь фәнни нәтиҗәләр турында мәгълүмат җыю турында 35 минут эчендә телдән ант бирдертүгә иреште.

Вакыт килеп җиткәч, минем кайда гына булуыма карамастан, табарга сүз бирде.

Еллар узды. Әле бүгенгә кадәр беркем дә килмәде...

Рәүф ГЫЙЛӘҖЕВ.

Бөгелмә шәһәре.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить