Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Котлыйбыз! - Бөгелмә авазы Котлыйбыз! - Бөгелмә авазы

Котлыйбыз!

12.01.2018 09:15 | Актуаль тема Печать

Барлык прокуратура хезмәткәрләрен һәм орган ветераннарын һөнәри бәйрәм – Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйбыз.

2018 елда Россия прокуратурасы оешуына 296 ел тулуны билгеләп үтә. Прокуратура органнары гомер-бакый Россиядә законлылыкны саклау белән шөгыльләнгән, дәүләтнең төп таянычы булып саналган. Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри вазифаларын һәрвакыт намус белән башкарганнар, башкаралар, Ватанга һәм халыкка фидакарь хезмәт иткәннәр, итәләр.

Гомерләрен органнарда хезмәт итүгә багышлаган, берничә буын дәвамында үз эшенең осталарын – профессионаллар тәрбияләүгә багышлаган  прокуратура ветераннарына аерып рәхмәт әйтәсе килә.

Без һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге телибез. Гаиләләрегез имин булсын, шатлыкларыгыз артсын!

В. КУЗЬМИН,

шәһәр прокуроры,

өлкән юстиция советнигы. 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить