Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Уяулыкны арттырыр чор - Бөгелмә авазы Уяулыкны арттырыр чор - Бөгелмә авазы

Уяулыкны арттырыр чор

11.01.2018 13:28 | Актуаль тема Печать

Уяулыкны арттырыр чор

9 гыйнвар көнне сәгать кичке тугызынчы яртыны узып барганда, 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Сугышчы-интернационалистлар урамында бер шәхси мунча яну турында хәбәр алына.

Хәбәр килүгә 5 имнут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3х6 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа мунча эчендә бер кеше дә булмавын әйтә. Йорттан 15 метр читтә урнашканлыктан, утның читкә таралу куркынычы әллә ни булмый.

Ут мунчаның түшәмен, стеналарын эштән чыгара.

– Афәтнең сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренең бозылуында, – дип аңлата Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге хезмәте  начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет. 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить