Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Уфада 2018 елда беренче өч игезәк туган - Бөгелмә авазы Уфада 2018 елда беренче өч игезәк туган - Бөгелмә авазы

Уфада 2018 елда беренче өч игезәк туган

08.01.2018 14:25 | Яңалыклар Печать

Уфада 2018 елда беренче өч игезәк туган

(“Татар-информ”). Уфада Г.Куватов исемендәге республика клиник бала тудыру йортында 2018 елда беренче өч игезәк туган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Өч ир баланың әнисе – Нефтекамск шәһәреннән Гүзәл Нургалиева. Ул биредә йөклелек чоры дәвамында табиблар күзәтүендә булган. Ә декабрьдә бала тудыру йортында саклануда булган.

Балалар кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килгән. Йөклелек азагында булачак әнигә 7,5 килограммга кадәр авырлык күтәреп йөрергә туры килгән. Ә мондый очракта өч игезәкне табиблар ярдәменнән башка гына тудыру мөмкин түгел диярлек, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, узган ел Уфада өч игезәк туу очрагы ике тапкыр гына булган.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить