Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Яңа агропромпарк – 2018 ел җимеше - Бөгелмә авазы Яңа агропромпарк – 2018 ел җимеше - Бөгелмә авазы

Яңа агропромпарк – 2018 ел җимеше

08.01.2018 16:28 | Яңалыклар Печать

Яңа агропромпарк – 2018 ел җимеше

Бөгелмә районында 1 мең квадрат метрга якын, төгәлрәк әйткәндә, 962 квадрат метр мәйданлы Агропромпарк барлыкка киләчәк.  

“Сельхозтехника” районы территориясендә урнашачак яңа эш мәйданын кору 2018 елга планлаштырылган һәм ул бер этапта башкарылачак. 2019 елда аны тулысынча эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Бүгенге ният буенча анда 36 эш урыны барлыкка киләчәк. Моннан тыш, парк территориясендә сәүдә залы, ике лаборатория, 11 суыту камерасы булачак. Шул исәптән сөт продуктлары, ит һәм яшелчәләр өчен – аерым суыткычлар.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар ЗАКИРОВ:

Без авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең дә, халыкның да  күп санлы үтенечләрен истә тотып, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә безнең район территориясендә Агропромпарк урнаштыру турында мөрәҗәгать белән чыктык. Тәкъдимебезне хупладылар һәм менә Бөгелмә районы шундый мәйдан төзүнең пилот программасына кертелде. Безнең район өчен бу яңа җитештерү-икътисад системасы, барыннан да бигрәк, агросәнәгать комплексында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Яңа парк авыл хуҗалыгы продукциясен җыярга, эшкәртергә, сатарга-урнаштырырга яңа мөмкинлекләр бирәчәк, авыллар территориясенең тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә булышачак һәм, билгеле ки, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. 2017 елгы авыл хуҗалыгы кампаниясен без барлык күрсәткечләр буенча да яхшы күрсәткечләр белән төгәлләдек: тармактагы төрле юнәлешләрдәге үсеш 20 – 60 процент тәшкил итте. Шуңа күрә районыбызда Агропромпарк төзелеше безнең өчен – алга таба билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру өчен мөһим инструмент ул.

Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы  тармагындагы тулаем әйләнеш 2017 ел ахырына 1,5 миллиард сумга  җитте, бу  узган елгы күрсәткечләрдән 40 процентка артык дигән сүз.  2016 елда әлеге күрсәткеч 1, 073 миллиард сум тәшкил иткән иде. Бөгелмә районы узган елда, ният ителгән 104 мең тонна урынына 127 мең тонна ашлык җыеп, планны арттырып үтәде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңдырышлылыкны, һәр гектардан 27,1 центнерга җиткереп, 55 процентка арттыра алды. Ел нәтиҗәләре буенча аграрийларның акча кереме 990 миллион сумга җитте (27 процентка күбрәк булды, дигән сүз). Продукция сатуның иң отышлы юлларының берсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре икәнлеге берәүдә дә шик уятмый. Бөгелмә районында яңа сезонда үткән ярминкәләрдә 13 миллионннан артык сумлык продукция сатылды. Моннан тыш, фермерлар сәүдә мәйданчыкларында 900 тоннадан артык продукция саттылар. Әле үзәк базар территориясендә дә сөт, яшелчә, кош ите һәм йомырка сату өчен өч павильон – 200дән артык сәүдә ноктасы бар.

Бөгелмә  районы матбугат хезмәте.   

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить