Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган - Бөгелмә авазы 2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган - Бөгелмә авазы

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган

08.01.2018 12:03 | Яңалыклар Печать

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган

Экспертлар фаразы буенча, Россиядә фатирларга бәяләр яңа төзелешләрдә үсәчәк, ә икенчел торак арзанаячак.

(“Татар-информ”). 2018 елда Россиядә фатирларга бәяләр яңа төзелешләрдә үсәчәк, ә икенчел торак арзанаячак. Бу хакта “Известия” яза.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның өченче кварталында торакка бәяләр 6 процент чамасы үскән. Алга таба бәяләр кинәт кенә үсмәячәк, инфляциягә бәйле булачак, дип белдерә экспертлар.

Башкортстанда, мәсәлән, барлык типтагы фатирларларда уртача бер квадрат метрның бәясе узган елның өченче кварталында 51,9 мең сумлап булган. Икенчел торакка — 48,8 мең сум. Яхшыртылган фатирларныкы  56,9 мең сум торган.

 

Александр Эшкинин фотосы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить