Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Сәламәтлек саклау министрлыгы телемедицина эшчәнлеген тәүлек буе оештырырга планлаштыра - Бөгелмә авазы Сәламәтлек саклау министрлыгы телемедицина эшчәнлеген тәүлек буе оештырырга планлаштыра - Бөгелмә авазы

Сәламәтлек саклау министрлыгы телемедицина эшчәнлеген тәүлек буе оештырырга планлаштыра

08.01.2018 11:53 | Яңалыклар Печать

Сәламәтлек саклау министрлыгы телемедицина эшчәнлеген тәүлек буе оештырырга планлаштыра

Телемедицина турындагы федераль канун 29 июльдә кабул ителде

( “Татар-информ”). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елда телемедицина эшчәнлеген тәүлек әйләнесендә оештырырга планлаштыра. Бу хакта журналистларга якшәмбе көнне Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерде, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Телемедицина, аерым алганда, электрон рецептлар бирү һәм дистанцион рәвештә дәвалау турындагы федераль канун 29 июльдә кабул ителде. Документ беренче тапкыр телемедицина технологиясен куллану буенча медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген бирде.

Телемедицина турындагы канун Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан, аерым бүлекләре 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

"2018 елда безнең төп бурыч – әлеге профильле телемедицина системасын “эшкәртеп”, теләсә-кайсы төбәктән теләсә кайсы пациентка илнең иң яхшы белгечләре белән консультация үткәреп, тәүлек дәвамында телемедицина булдыру”, – дип җиткергән Скворцова.

Аның сүзләренчә, билгеле бер вакыт аралыгында катлаулы хәлләр һәм үлем очраклары буенча видеоконференцияләр уздырылачак.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить