Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Сәнәгать: Бөгелмә – үсештә - Бөгелмә авазы Сәнәгать: Бөгелмә – үсештә - Бөгелмә авазы

Сәнәгать: Бөгелмә – үсештә

07.01.2018 13:27 | Яңалыклар Печать

Сәнәгать: Бөгелмә – үсештә

Бөгелмә районы сәнәгать предприятиеләренең тулаем товар әйләнеше 2017 ел ахырында 15 миллиард сумга җитте. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәнәгать тармагының әйдәп баручы предприятиеләре экспорт юнәлешләрен Кахахстан, Азәрбайҗан, Иран, Ирак һәм Судан илләрендә тагын да җәелдерергә ният итә.

Бөгелмә муниципаль районы  сәнәгать тармагы предприятиеләре узган ел ахырына тулаем товар әйләнешен – 15,8, ә үзләре җитештергән продукциянең еллык күләмен 15 миллиард сумга җиткерүне күздә тотып эшләделәр. Экспорт продукциясенең өлеше 4–5 процент тәшкил итә (1 – 1.3  миллиард сум). Яңа 2018 елда исә промышленность предприятиеләре экспортны киңәйтергә планлаштыра. Әйтик, “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе филиалында яңа юнәлешләрне күз алдында тоталар. Механика заводы – Белоруссия белән Казахстанда базарны киңәйтәчәк, “НТЭС НПО”да Казахстан белән актив эшли. Электронасослар заводы Казахстан, Азәрбайҗаннан тыш, Иран белән Иракта да эшне активлаштырырга, ә Судан белән ике як өчен дә отышлы икътисадый элемтәләрне көйләп җибәрергә ниятли.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров сөйли:

 – Безнең промышленность предприятиеләре җитештерә торган продукцияләр Европада, Азиядә, якын Көнчыгышта, Африка илләрендә шактый киң танылып килә инде. Бүгенге көндә Җир Шарының безнең продукция кулланылмый торган төбәген атау җиңелрәктер мөгаен, чөнки механика һәм электр насослары заводлары ясап чыгарган нефть чыгару җиһазлары хәтта ерак Арктика шельфларында да кулланыла. “НПО НТЭС” җәмгыяте приборлары шулай ук бик катлаулы шартларда ышанычлы хезмәт итә. Бөгелмә муниципаль районында ирекле икътисадый мәйданнар булу, су, газ, электр куәтләрен файдалану мөмкинлекләренең киңлеге яңа инновацион предприятиеләр оештырырга этәргеч бирә. Соңгы биш елда, мәсәлән, “Алекарт” ҖЧҖ май  экстракцияләү заводы, “Репродукт” ҖЧҖ – катнашазык җитештерү оешмасы, “ГКС” НПП нефть һәм газны исәпкә алу системасы җитештерү предприятиесе сафка керде. “Ит комбинаты” җәмгыяте проекты гамәлгә ашырыла башларга әзер – җитештерү биналары торгызылды, яңа җиһазлар тиздән эшкә керешәчәк. 2018 елда бу проектлар һәммәсе дә яңа үсеш алачак, икътисадның темпларын арттырачак.   

Бүгенге көндә сәнәгать тармагында 5 меңнән артык бөгелмәле эшли. Алга таба сәнәгать җитештерүе индексы 100 процентны артып китәчәк, чөнки алып барыла торган эш – үсеш юнәлешендә. Районның промышленность предприятиеләре җирле бюджетка 100 миллион сумнан артык керем тәэмин итә.

Безнең белешмә. Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы Республиканың киң социаль-икътисадый үсеш алган беренче биш төбәге исемлегенә керә.  Биредә 107 мең кеше яши, бу республика халкының 2,8 процентын тәшкил итә. 2017 елда продукция җитештерү күләме, тулаем алганда, 3 процентка артты, ел ахырына 50 миллиард сум тәшкил итте.

Икътисадның төп әйдәп баручы тармаклары – геология, сәнәгать, авыл хуҗалыгы. Зур һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрдә 21 758 кеше хезмәт итә. Авыл туризмын үстерүнең нигезен тәшкил иткән агропромышленность комплексында акча кереме узган 2017 елда 8 процентка артты. Бу – Татарстан буенча иң югары күрсәткеч.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить