Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты - Бөгелмә авазы Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты - Бөгелмә авазы

Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты

20.12.2017 10:17 | Синең кешеләрең, Бөгелмә Печать

Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты

Бөгелмә йөзүчесе Европа чемпионатында алтын һәм көмеш медаль яулады.

Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 13-17 декабрь көннәрендә Даниянең Копенгаген шәһәрендә кыска сулыкта – 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты узды. Татарстан йөзүчесе Александр Красных чемпионатта ике медаль яулады.

Әлеге чемпионатта Европаның 47 иленнән 550 йөзүче 40 комплект медаль өчен көч сынашты. Россия йөзүчеләре 9 “алтын” яулап, яңа рекорд куйды – 2008 һәм 2013 елларда 8 җиңү булган.

Встреча татарстанского спортсмена Александра Красных - чемпиона Европы по плаванию на короткой воде

Чемпионатта 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә – беренче, 200 метр арада икенче урын яулаган Бөгелмә спортчысы, 22 яшьлек Александр Красных Татарстанга кайтып җитте. Татарстанда аны республиканың Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт әзерлек үзәге вәкилләре, якыннары каршы алды.

“Елны уңышлы узды дияргә була: дөнья чемпионатында – ике, инде хәзер Европа чемпионатында ике медаль. Минемчә, бу начар нәтиҗә түгел. Чөнки озын бассейнда үземнең вакытны яхшырта алдым. Ә кыска бассейнда, кызганыч, бик үк уңышлы булмады, канәгать түгелмен”, – дип китерә министрлыкның матбугат хезмәте Красныхның сүзләрен.

Татарстан йөзүчесе, тренер белән әлеге кимчелекләрне ачыклауларын һәм мондый хаталарның алга таба кабатланмаячагына ышануын да җиткерде.

Сүз уңаеннан, кичә Татарстанда “Ел спортчысы” тантанасында Александр Красныхның “Ел лидеры” номинациясендә җиңү яулавы билгеле булды.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154607/

Еще в этой категории: « Муса җиңү яулап кайтты

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить