Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Муса җиңү яулап кайтты - Бөгелмә авазы Муса җиңү яулап кайтты - Бөгелмә авазы

Муса җиңү яулап кайтты

18.12.2017 09:58 | Синең кешеләрең, Бөгелмә Печать

Муса җиңү яулап кайтты

Уфа шәһәрендә, Россиянең атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт мастеры Ш. Мухиянов истәлегенә багышлап, 2002 – 2004 елгы үсмерләр арасында дзюдо буенча ачык республика турниры булып узды.

Ярышларда Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән, Удмуртстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән барлыгы 288 спортчы катнашты.

Бөгелмә “Факел” балалар-яшүсмерләр  спорт мәктәбендә тренер Владимир Давыдов шәкерте – 2 нче лицейның 9 “б” сыйныфы укучысы Муса Исламголов, 73 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясап, мактаулы I урынны яулады һәм алтын медальгә ия булды.    

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить