Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Үсеш юлында - Бөгелмә авазы Үсеш юлында - Бөгелмә авазы

Үсеш юлында

13.12.2017 16:02 | Ил-көн сулышы Печать

Бөгелмә электр насослары заводы быел 700 миллион сумлык продукция җитештерде. Предприятие “Роснефть” ачык акционерлык җәмгыяте өчен җиһазлар әзерләп бирергә тендер отты һәм бүгенге көндә эшчәнлеген ныклап торып киңәйтергә әзерләнә. Бу проектка кертеләсе инвестиция күләме 150 миллион сум тирәсе тәшкил итә.

Якын киләчәктә заводны модернизация көтә: кою, механика һәм автоматика цехларында реконструкция узачак, экспорт юнәлешендә дә үзгәрешләр булачак. Предприятие күп еллар инде Казахстан, Азербайҗан базарында үз урынын тота, андагы нефть компанияләренең яртысы Бөгелмә электр насослары заводы продукциясеннән файдалана.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров сөйли:

– Бөгелмә электр насослары заводының төрле дәвердә үсеш этаплары төрлечә булган 50 елдан артыклык тарихы бар. Үз продукциясен актив рәвештә  камилләштерә, яңа төр җиһазлар җитештерү өстендә эш алып бара. Бөгелмә сәнәгате флагманы Иран, Ирак базарларында мәгълүм, якын киләчәктә Суданга барып җитәргә ниятли. Предприятиенең көндәшлек мохите бик катлаулы – бу базарларда җиһазлар җитештерүче бик күп фирмалар эшли, шул исәптән чит илләрнеке дә. Шулай булуга карамастан, башкарылган эшкә ясалган анализ оешманың туры һәм дөрес үсеш юлында икәнлеген күрсәтә. Предприятие киңәя, моның исә районга да турыдан-туры файдасы бар: бүген биредә 700дән артык бөгелмәле эшли, ә завод киңәя төшкәч, эш урыннарының саны 1 меңгә җитәчәк.

Бөгелмә электр насослары заводының үзәктән куучы электр насосларын проектлау, җитештерү һәм тулы комплектларга гарантия хезмәте күрсәтү буенча күпьеллык тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә предприятиенең үзендә җитештерелә торган батырма нефть җиһазларының нәтиҗәлелеген күтәрә, ә үзкыйммәтен төшерүгә юнәлдерелгән үз технологик эшләнмәләре бар. Моңа җитештерү компонентларында альтернатив инновацион материаллар куллану исәбенә дә ирешелә. Завод бу өлкәдә тиңе булмаган төрле типтагы батырма двигательләр һәм электр насослары эшләп чыгара. Предприятиедә әледән-әле яңа төр двигательләрне, насосларны, газ сепараторларын, яңа төр гидросаклану әйберләрен сынау үткәрелә.  

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить