Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Хуҗасыз биналар да яна - Бөгелмә авазы Хуҗасыз биналар да яна - Бөгелмә авазы

Хуҗасыз биналар да яна

07.12.2017 09:52 | Актуаль тема Печать

Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы баш идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хуҗасыз корылмаларда (биналарда) булган янгыннарга анализ ясады.

Агымдагы елның узган ун аенда андый бина-корылмаларда 65 янгын очрагы теркәлгән, аларда 7 кешенең гомере өзелгән.

– Мондый афәтне кисәтү максатында, җирле үзидарә органнары аша иясез биналарны ачыклау эше башкарылачак. Аннары җирле үзидарә вәкилләре, полиция хезмәткәрләре (шул исәптән миграция хезмәткәрләре дә) күрсәтелгән объектлар буйлап рейдлар үткәрәчәк, дип хәбәр итә бүлек начальнигы, эчке служба подполковнигы М. Пестерев.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить