Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Без – Җир балалары - Бөгелмә авазы Без – Җир балалары - Бөгелмә авазы

Без – Җир балалары

01.12.2017 15:30 | Синең кешеләрең, Бөгелмә Печать

Без – Җир балалары

2017 ел Экология һәм аерым табигый территорияләрне саклау елы дип игълан ителгән иде. Безнең 30 нчы санлы балалар бакчасында да (мөдиребез – И.Н. Митрофанова) экология төшенчәсен аңлау һәм аңлату, аның чисталыгын саклауның мөһимлеген, бу юнәлештә кулдан килердәй эш алымнарын ачыклау, өйрәнү максатыннан, бакчада эшләүчеләр арасында да, балалар һәм аларның ата-аналары белән дә эш алып барыла: төрле акцияләр, бәйгеләр, чаралар оештырыла.

Ноябрьнең соңгы атнасында бакчабыздагы эшчәнлек тулысынча экологик тәрбия темасына багышланды. 2 нче урта яшьтәге балалар төркемендә без – тәрбиячеләр: Татьяна Григорьевна Куприянова һәм шушы юлларның
авторы – Венера Асым кызы Зареева табигать-кә бәйле һөнәрләргә багышланган ачык чара уздырдык.

Балалар фермер һәм урманчы һөнәрләре турында үзләре өчен күп яңалык ачтылар, төрле уеннар аша кыргый һәм йорт хайваннарын танып-белергә өйрәнделәр, туган якта очрый торган кошларны атадылар. Чара ахырында барлык балалар да бер нәтиҗәгә килде: бар кеше өчен дә иң мөһим остаз-укытучы ул – Табигать-Ана һәм аны сакларга кирәк.

Әйе, балаларны кечкенәдән үк тирә-юньнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтсәк, алар кешенең табигатьтән аерылгысыз икәнлеген аңласалар, әйләнәтирә мохиткә, табигатьнең үзенә сак карарга кирәклеген дә төшенерләр, үскәч тә кешеләрнең – әти-әниләренең, дусларының һәм, билгеле, кече туганнар саналган җәнлек-кошларның, ягъни табигать балаларының да кадерен белерләр. 

 

Венера ЗАРЕЕВА,
30 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
/Фото – автордан/.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить