Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Ана шатлыгы - Бөгелмә авазы Ана шатлыгы - Бөгелмә авазы

Ана шатлыгы

01.12.2017 10:33 | Синең кешеләрең, Бөгелмә Печать

Ана шатлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары Әниләр көнен инде алтынчы мәртәбә балалар хастаханәсенә барып билгеләп үттеләр. “Дуслык терапиясе” проекты кысаларында  алар “Ана шатлыгы” дип аталаган хәйрия акциясе уздырдылар.

Күңелле ярышлар, дуслыкны ныгыта торган команда уеннары хастаханә хезмәткәрләренә дә, балаларга бик зур шатлык китерде. Ә күтәренке кәеф, елмаюланың сәламәтлеккә уңай йогынты ясаганлыгы һәркемгә билгеле.

Нәниләр бу көнне уен уйнап кына калмадылар, әниләренә матур бүләк – открыткалар да ясадылар. Шундый ук бүләкләр хастаханәдә эшләүче табибәләр һәм шәфкать туташлары өчен көтелмәгән күңелле хәл булды. Боларның барысы өчен дә Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентларына зур рәхмәт белдерәбез.

Сүз соңында: матур елмаю һәм күңел күтәренкелеге әнкәйләрнең йөзендә бәйрәм көннәрдә генә түгел, ел буе балкып торсын иде дигән теләктә калабыз.

Наталья КУЛАГИНА,

Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить