Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Чыпчык - тугры дус! Тормышта булган могҗиза... - Бөгелмә авазы Чыпчык - тугры дус! Тормышта булган могҗиза... - Бөгелмә авазы

Чыпчык - тугры дус! Тормышта булган могҗиза...

17.11.2017 10:26 | Тормышның үзеннән Печать

Редакциядән: Алда тәкъдим итәсе язмабыз – Березовка авылы башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Мария Сотникованың иншасы; укытучысы – Зөлфия Хәкимова. Беренче карашка, әлеге мәкалә уйдырмадыр дигән фикер тудыра. Безнең редакциягә бу язманы Марияның әнисе Фәридә Сотникова китерде һәм әлеге вакыйгаларның чын булган хәл икәнен җиткерде.

 

Галинур бабай Азнакай районы Вахитов авылында гомер итте. Озак еллар ул каты авырды. Кояшлы матур көннәрдә бабай урамга тәрәзәсе каршына чыгып утырып, җылынырга ярата торган иде. Кошларны бик якын күрде. Алар өчен ул һәрвакыт азык алып чыга торган иде, шулай итеп, аңа бер чыпчык ияләшеп китте. Алар бер-берсен дусларча якын күрде. Кошчык бабай янына көн саен очып килеп йөри башлады, аңа шулкадәр ияләште ки, хәтта бабайның учына кунып, ярма ашый иде. Ә тагын ул әле, бабайның җилкәсенә кунып, чирык-чирык килеп, бабай белән сөйләшкән була иде.

Көннәрдән-бер көнне бабайның хәле начараеп китте, ләкин аның дусты көн дә килеп, тәрәзә аша бабайга карап, чиркылдап, нәрсәдер сөйләвен дәвам итте. Без тәрщзә төбенә җимлек ясап куйдык, дус чыпчык көн дә иртәнге ашны бабай белән бергә ашый башлады. Бабай үзенең дустын күреп сөенә иде.

Бер көнне бабайның хәле нык начараеп киткән, аңа ярдәм кирәк вакытта бүлмәдә беркем дә булмаган. Чыпчык югалып калмый һәм кухня тәрәзәсенә килеп томшыгы белән шакый башлаган. Әбием шунда ук бабай белән нәрсәдер булганын сизеп алган.

Бабай вафат булгач, чыпчык озак кына очып килеп йөрде. Ләкин бабай булмагач, ашамый, чиркылдамый башлады. Ул тынсыз гына тәрәзәгә карап тора иде дә, очып китә иде. Без зиратка бабайның кабере янына еш барып йөрибез. Шулай бер барганда, бабайның сурәте янында теге чыпчык нәрсәдер тырыша-тырыша чиркылдап утыра иде, ә кабер ташы алдында балан тәлгәше ята иде. Ул бабайны сагынганлыгы һәм аңардан башка бик авыр булуы турында сөйли торган булгандыр, бәлки... Әйе бу нәкъ шул чыпчык, моңа шик юк! Чөнки бабай янына очып килеп йөрүче кошчыкның башкалардан аермалы билгесе бар, аның бер тәпие юк иде.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить