Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Бөгелмәнең урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укучы студентлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды - Бөгелмә авазы Бөгелмәнең урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укучы студентлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды - Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укучы студентлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды

09.11.2017 14:27 | Безнекеләр Печать

Бөгелмәнең  урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укучы студентлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды

Дуслык кадере ярышта беленә

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 ноябрьдә, шәһәребезнең “Миллениум” яшүсмерләр-яшьләр клубында  Бөгелмәнең  урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укучы студентлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Турнир әлеге спорт төрен популярлаштыру һәм яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максаты белән үткәрелде.

Турнирда биш команда катнашырга теләк белдерде, шуларның берсе – иреклеләр отряды командасы иде.

Көрәш киеренке барды. Һәр уенчы кимендә икешәр сет уйнады. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булуга карамастан, очрашу-көндәшлекнең һәр мизгеле дустанә шартларда, күңел күтәренкелеге белән үтте.

Гомуми нәтиҗәләрдән чыгып, беренче өч урынга түбәндәге уку йортларының командалары лаек булды: “Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте”, “Бөгелмә техник-төзелеш көллияте”, “Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы” һөнәри белем бирү буенча дәүләт бюджетындагы мәгариф учреждениеләре.

Барлык катнашучыларга грамоталар, җиңүчеләргә медальләр тапшырылды. Беренче урынны алган командага күчмә Кубок та тапшырылды.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить