Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Программалар үтәлде, ә эш дәвам итә - Бөгелмә авазы Программалар үтәлде, ә эш дәвам итә - Бөгелмә авазы

Программалар үтәлде, ә эш дәвам итә

23.10.2017 10:14 | Ил-көн сулышы Печать

Программалар үтәлде, ә эш дәвам итә

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районында урам юлларын төзекләндерү юнәлешендә барлыгы 5 программа буенча эш алып барыла. 10 октябрьгә шуларның өчесе тулысынча үтәлде, барлыгы 95, 3 миллион сумлык эш башкарылды.

Шәһәр-район хакимияте матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренә караганда, болар: җирле әһәмияткә ия булган уртак куллану юллары, асфальт юллары булган торак пунктлардагы юллар челтәрен ремонтлау. Гомумән, Бөгелмә районында быел торак пунктлар арасындагы һәм урам юлларын ремонтлау бик куәтле алып барыла – 111, 4 миллион сумлык эш башкарылды инде. Исегезгә төшерәбез, бу максатка барлыгы 150 миллион сум акча билгеләнгән. Моннан тыш, өстәмә рәвештә  ишегалларын төзекләндерү эшләре дә башкарылды, бусына 30 миллион сум акча тотылды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар ЗАКИРОВ сөйли:

– Район юлларында, урамнарда алып барыла торган асфальт салу эшенә контрольлек итү һәр көн саен алып барыла. Кайсы юлларны ремонтларга икәнен планлаштырганда, без гражданнарның мөрәҗәгатьләрен күздә тотып, Бөгелмә шәһәре башкарма комитетына килә торган хатлардагы, “Халык контроле”нә куела торган теләк-фикерләрне исәпкә алып, эш итәбез. Ишегаллары территорияләррен төзекләндерүне башкарганда, соңгы пункт аеруча әһәмияткә ия, чөнки ул йортлрда яшәүчеләр үз теләкләрен дә, канәгатьсезлекләрен дә турыдан-туры әйтәләр. Быел 46 ишегалдын ремонтлау өчен 30 миллион сум акча бүленде. Ә гомумән алганда, Бөгелмә районы объектларында 275, 3 миллион сумга йөз тоткан эш алып барыла. Ремонт эшләрен октябрь ахырына төгәлләү планлаштырыла.

2014 елдан башлап исәпләгәндә, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә юлларга 760 миллион сумлык эш башкарылган. Бу – район өчен рекордлы күрсәткеч. Чөнки моннан берничә ел элек кенә әле әлеге максатка уртача 20-25 миллион сум гына акча бүленә иде. Халык өчен заманча һәм уңайлы юллар системасы булдыру эше берничә секторда алып барыла: юлларның бер өлешенә вак таш түшәлә, икенчесендә төп көч чокырлардан арынуга юнәлдерелә, өченче җирдә капиталь ремонт алып барыла, шулай ук, әйткәнебезчә, ишегалды территорияләре төзекләндерелә.

Бөгелмә хакимиятенең матбугат хезмәте

Айгөл Шәрәфиева фотосы

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить