Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Көзге яңгыр - Бөгелмә авазы Көзге яңгыр - Бөгелмә авазы

Көзге яңгыр

18.10.2017 15:07 | Моңсар Печать

Көзге яңгыр

Шыбыр-шыбыр килеп, көзге яңгыр ява.
Яратам шул яңгыр тавышын.
Жил-яңгырга кушылып ишетелә сыман
Еракларда калган тавышың.


Озын кичләр буе тәрәзәмдә
Тыпырдашып бии тамчылар.
Синең тынмас җаның шаярадыр,
Соңгы мәхәббәтем, зар елап.


Көзге болыт, каракучкыл булып,
Хәвефләтмә, зинһар, күңелемне.
Көзләрдән соң ап-ак кышлар килә
Сафлатырга күңел түремне.


Яратам шул көзге яңгыр таушын,
Соңгы сөюемә охшатып.
Калдырам мин сагыш-әрнүләрем,
Көзге яңгырларга бушатып.

Флюра ШӘРИПОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить