Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Антибиотиклар - табиб рецепты буенча - Бөгелмә авазы Антибиотиклар - табиб рецепты буенча - Бөгелмә авазы

Антибиотиклар - табиб рецепты буенча

11.10.2017 08:28 | Укучы хатлары Печать

Антибиотиклар - табиб рецепты буенча
Илдә антибиотиклар сату тәртибен җитди күзәтү астына алмакчылар. Хөкүмәт бу препаратларга кагылышлы федераль стратегия кабул иткән, ул 2030 елга кадәр вакытны үз эченә ала. Микробларның антибиотикларга күнегүе Русия генә түгел, барлык илләр өчен проблемага әверелгән. Экспертлар фикеренчә, бу ел саен 700 мең кешенең үлеменә китерә. 2050 елда бу сан 10 миллионга җитәргә мөмкин.
Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тиздән антибиотиклар куллануга бәйле зур үзгәрешләр булачагын вәгъдә итә.
Даруханәләрдә антибиотиклар сату җитди күзәтү астына алыначак. Шулай ук пациентларның дарулар турында белемен арттыру буенча да эш алып барылачак. Туклану продуктларында (ит, балык, сөт, һ.б.) антибиотиклар куллануның мөмкин булган күләмен киметү дә планлаштырыла.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить