Татарстанда зур юл һәлакәте булган. Питрәч – Янсуар юлында “Дэу Джентра” һәм 12 модельле “Лада” машиналары бәрелешкән.
“Дэу Джентра” машинасы юл кырыена төшеп капланган. Иң аянычы - бу туйга дип кайтып килүче кунаклар машинасы була. Авариядә 23 яшьлек пассажир һәлак булган.