Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Татарстанда 15 кешене эшкә алып баручы автобус янып көл булган

Татарстанда 15 кешене эшкә алып баручы автобус янып көл булган

26.09.2017 17:03 | Юл патруле Печать

Татарстанда 15 кешене эшкә алып баручы автобус янып көл булган
Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында – Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.
22 сентябрь Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында – Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.
 

Фаҗига вакытында автобуста 15 кеше булган. Шәхси транспорт Казаннан Чаллыга ялланган эшчеләрне ташыган.

Пассажирлар һәм йөртүче автобустан чыга алган, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 18 квадрат метр мәйдандагы утны тиз сүндергән. Транспорт чарасы тулысынча янып беткән.
 

«ПАЗ» белгечләре ачыклаганча, автобуска гараж шартларында газ баллоны куелган, ә транспорт чарасы аларның сервис үзәгендә тикшерү узмаган. Беренчел версия буенча, янгын автобус механизмының төзексезлеге аркасында килеп чыккан.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить