Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю - Бөгелмә авазы Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю - Бөгелмә авазы

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

13.09.2017 15:17 | Моңсар Печать

Язганнарында – тормыш,  тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, “Моңсар” сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Цәй каняган, мунца гатавай!

Балачак – кеше гомеренең иң садә, иң кадерле бер мизгеледер. Инде гомер узып, яшем илледән үткәч, күңелем белән янә шул балачакка кайтып, иң кызыклы, көлкеле вакыйгаларны искә алу гадәтемә кереп китте.

Быел кыш бик зәһәр булды бит, суык 40 градус-ка чаклы җитте. Тәрәзәләрне ничек кенә тырышып җылытсам да, суык үзенә юл табып, ике кат пыяла аша үтеп, әле яңа гына замана зәвыгы белән тегелгән кыйммәтле капрон пәрдәләрне дә бозына ботарлап, катырып куйган. Тарткалап та карадым мин аларны, әмма Кыш бабай нык тора. Шуннан, яңа кайнап чыккан чәйнекне алып килеп, әкрен-әкрен генә кайнар суны тамызып, тәрәзә пәрдәмне Кыш бабай әсирлегеннән коткара башладым. Нык катырган
Кыш бабай, ны-ы-ы-к… Үзем бозлы пәрдәне чистартам, ә бармаклар бозга чытырдап ябышалар. Шул мәлне балачактагы бер вакыйга искә төште…

Миңа алты яшь, ә күрше малае Мәгъсумгә биш кенә. Урамга чыккач, гел бергә шуабыз без аның белән. Мәгъсумнең чанасы юк, ул ятим бала, ә миңа әтием “тәвәрче бабай”дан /авылдан авылга товар сатып йөрүчеләрне шулай атыйлар иде бездә/ ма-
тур бизәкле, агачтан ясаган үрәчәле чана алып биргән иде.

Безнең өй каршында гына, “Дәген”нәр сарае артында зу-у-у-р тау бар /безнең авылга Сарманнан килгән идарәчегә ике сүзнең берендә “дәген” дип сөйләшкәне өчен шундый кушамат таккан иде авыл халкы/. Ул тауны интернат малайлары, су сибеп, бозга катыралар иде. Шул таудан Мәгъсум белән минем чанага утырып төшеп китәбез: выж-ж-ж-ж-т, күздән яшьләр атылып чыга, менә тау артта кала, ә без зур тизлек белән аксак Исхак бабайлар турысын, кибет артын узып, укытучы Фатыйма апалар мунчасын да артта калдырып, кечкенә күпер төбенә барып төртеләбез.

Шә-ә-ә-ә-п шуа минем чана! Шәбен шәп тә бит, инде күпме тауга теркелдәргә кирәк. Мин, мыш-мыш килеп, алдан атлыйм, ә Мәгъсум борын астындагы юешен ялый-ялый, чананы өстерәп, минем арттан хутлый. /Тартсы-ы-н, минем чанада шуа бит, ул тарт-маса, Әпкәрәмнән тарттырам, аның да юк чанасы, ул да ятим бала…/

Җылы көннәрне бик рәхәт тә бит ул тау шууы, ә без балачакта кышларын бигрәк зәмһәрир суыклар була торган иде. Менә шул суык көннәрнең берсендә /кая ул тау шуу, күршеләргә кергәнче керфеккә боз катып, күз күрмәс була/ Мәгъсумнәрдә бераз уйнагач, аның мәрхүмә әнкәсе Гыйльмиҗиһан абыстай: “Улым, Әхмәтвәли абзаңнан киез итегеңә олтан салдырып чык. Югыйсә, иртәгә урамга чыга алмыйсың, киез итегең тагын авызын ачкан”, – дип, тегәрҗеп белән сумала тоттырып, безне чыгарып җибәрде.

Әхмәтвәли абзый /минем мәрхүм газиз әткәем/ – Мәгъсумнең тишек киез каталарының, ертык резина итекләренең “генеральный спонсор”ы. “Тагын тиш-теңмени әле, без аяк”, – дип, әти Мәгъсумнең маңгаена берне чиртә дә, моңлы тавышы белән үзе генә белгән көйне көйләп, ямап-ялмап әлегә киярлек итеп, рәтләп бирә иде аяк киемнәрен күрше малаеның.

Ул көнне дә, суыктан куырылып, безгә хәтле килеп җиттек тә, җил капканы ачарга дип, багананың тимер келәсенә бияләем белән тотынган идем /күрәсең, борын юеше бияләйне шактый дымлаткан булгандыр/, ябышып катты бит ул капка тимеренә. Мәгъсум, елтыр күзен елтыратып, миннән көлеп торган була ишшу. “Алтыным, беләсең келәсә, салкында тимергә бияләй генә тегел, тел дә ябыша әле канәт”, – диюем булды, күршем башын кыйгайтып, әз генә карап торды да, телен бияләй хәтле итеп, әлеге тимер тоткага чыгарып та салды. Шуны гына көткәндәй, Кыш бабай Мәгъсумнең телен суыктан агарып каткан тимер тоткага шундый итеп ябыштырды ки, бичара бала уңга-сулга тартылды, яшелле-мөшелле тавышлар чыгарып, илереп кычкыра, ә ап-ак кар өстенә кып-кызыл кан тамчылары тып-тып тама башлады. Инде мин дә эшнең хөрти икәнен чамалап, котым очып куркып, үкереп өйгә атылып килеп кердем:

– Әни-и-и! Мәгъсумнең теле капка тимеренә ябышты-ы-ы! Ала алмый, каны ага. И Аллам, хәзер нишләр инде телсез, ничек сүләшер инде-е-е…

Әле ярый шул вакытта самовар, яңа кайнап чыгып, буларын бөркеп, өстәл өстендә кайнап утыра иде. Әнкәем, эшнең нидә икәнен чамалап, тиз генә чынаякка кайнар су алды да, өстенә дә кимичә, Мәгъсумне коткарырга йөгерде, мин дә аның артыннан чаптым.

“Ай, хәерсезләр, кем өйрәтте бу эшне эшләргә?” – дип сукрана-сукрана, әни кайнар суны тамчылап тамызып, әлеге тимер кисәген җылыта-җылыта, бәхетсез күрше егетемнең телен Кыш бабай әсир-легеннән азат итте. Итүен итте, әмма Мәгъсум те-ленең беренче каты кып-кызыл булып, барыбер капка тимерендә чатнап ябышып калды…

Әй-йе, ул вакыйгадан соң инде күпме еллар узды… Күрше Мәгъсумнең теле дә, Аллага шөкер, сүгенә-сүгенә төзәлде. Салкын, зәмһәрир суыклар җитсә, гел шул вакыйга искә төшә дә күрше малае, яшьлек дустым Мәгъсумне, инде бүген илледән узган абруйлы “ил ага”сын сагынып искә алам.

Авылга сирәк кайтыла хәзер. Кайтуымны ишетсә, я тәрәзәдән күреп калса, аягына балтырлы кәлүшен генә эләктерә дә йөгереп кереп тә җитә Мәгъсум күршем: “Катьтыгызмы, күрше?! Әдәгез, әдә, әдә, цәй каняган, мунца гатавай!”

 

Прахут малае Әхтәм

Икенче класста укый торган чагым иде булса кирәк. Бер көнне минем өстән жалу белән югары очның иң тәмле телле апасы – Зәкия апа килеп керде безгә:

– И Мәрзия апа канатым, и йөрәк маем, Ахтәмем инде өченче көн мәптеккә бармыйча удә тәгәрәп-тәгәрәп елап ята. Тыяр халләрем калмады. Әт инде зинахар Фылюраңа, уртәмәсенсана инде минем Ахтәмемне “Прахут малае” диеп. Ни халләр итим соң инде туганкаем, бакчи сиңа Алла җидене бирде дә бит, миңа берне дә бирмәде. Алып катьтем шул жәлләп, ул бит кочык баласы тегел, адәм баласы… Парахутның чүп чиләгенә ташлап киткән бит үз анасы, үзенә кирәк булмагач. Бакчи, дакумент та ясаттык бит инде , Закиров Әхтәм Сабирович булды да бит хазер... “Ник апкатьтең мине, әни, бөтенесе көлә миннән, Әпәчунның Филурасы котырта”, – ди.

Әнием белән Зәкия апа оза-а-а-а-к серләштеләр. Чәй дэ эчтеләр. Мин карават астында тын да алмыйча утырдым, ват. Зәкия апа бермәл чыгып китте… Минем дә карават астыннан чыгарга вакыт җитте… Чыгып бастым әни каршына башымны түбән иеп. Әнинең күз карашыннан кечкенә йөрәгем табан астына тәгәрәде. Менә матчага кыстырылган нәзек чыбык әнинең кулына кучте.

– Әни, әни, әни канатым! Сукма! Бүтән әтмим, үртәмим бүтән Прахут малаен.

– Ә-ә-ә, әле прахутмы? (Яжт берне – артның йомшагына!) Тагын үртисеңме ятим баланы? ( Яжт – икенче йомшакка). Тагын төшереп йөрисеңме укытучы әниеңнең авторитетын! ( Яжт тагын берне!)

Аяк астыма җыелган җылы күлне күреп, әнием ярсуыннан кинәт туктап калды. Чыбыгын урынына кыстырды да, мине кулына күтәреп алды. Караватка утыртып, юеш киемемне корыга алыштырды.

– Әй, кызым, кызым! Шулай ярыймы? Син соң парахутның нәрсә икәнен беләсеңме, ичмаса?

– Ю-у-у-к...

– Ул бит зур елгаларда, дингезләрдә йөзә торган дәү өй! ПАРАХУТ дип атала.

Шунда әнием миңа сипкелле, ап-ак кашлы, ак керфекле, зәп-зәңгәр күзле Әхтәмнең дөньяга килү тарихын минем нәни йөрәгемне әрнетерлек итеп сөйләп бирде…

– Менә, кызым, шуннан безнең авыл малае булып калды инде ул “Парахут малае Әхтәм". Безнең авыл халкы бер кешене дә кушаматсыз калдырмый бит ул. Әхтәмгә дә кушамат тактылар “Парахут малае” диеп. Ә сез, бала-чагалар, үзегез парахутнын ни икәнен дә белмичә, "Прахут" дип үртәп, аның йөрәгенә тоз саласыз. Кара, үзеңнең дә кушаматың бар бит. Сине ничек үртиләр әле?

–  Әпәчүн кызы дип.

–  Күрше Наилнеке ничек?

– Наилнекеме? Пыльдыр!

–  Ә Мәгъсүмнеке?

– Беләсең бит инде, Акбай! Әбелкәрәмнәрнеке –  Ябалак!

–  Ә Хәнифә әбиеңнекеләрне ничек үртиләр?

– Кайсе? Кантәй Канифәсеме? Алар – Әкәмәтләр!

– Күрше Тайфә әбиеңнәрнеке ничек? Аларныкын беләсеңме соң?

– Беләм, канишне. Аларныкы – Букай!

Әни кычкырып көлеп җибәрде: “И кызым, белмәгәнең юк икән синең! Кара аны, зур үскәч Әхтәмгә кияүгә чыксаң, үзеңне дә "Прахут хатыны" диеп үртәрләр әле менә, чамалап ач авызыңны”,  –  диде.

Гомерләр узды. Үстек. Балигь булдык. Әхтәм миңа түгел, минем кардәшем Минхаяга өйләнде. Хәсрәт диңгезендә йөздереп тә карады инде туганкаемны “Прахут Әхтәм”! Әле хәзергәчә аларның тормыш парахуты Түбән Кама шәһәрендә бата-чума йөзә ди. Прахут Ахтәм –  капитан, Минхая  помощник капитана булып хезмәт итә ди...

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить