Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән

13.09.2017 13:52 | Юл патруле Печать

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән

Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган.

Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Һәлакәт кичә кич Лениногорск – Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.



Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.
shahrikazan.com

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить