Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән - Бөгелмә авазы Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән - Бөгелмә авазы

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән

13.09.2017 13:52 | Юл патруле Печать

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән

Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган.

Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Һәлакәт кичә кич Лениногорск – Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.



Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.
shahrikazan.com

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить