Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю - Бөгелмә авазы Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю - Бөгелмә авазы

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

24.08.2017 09:29 | Моңсар Печать

Язганнарында – тормыш,  тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, “Моңсар” сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Я Л Г Ы З Л Ы К

( Нәсер)

Ни дип бу тиклем елакка әйләндем соң әле мин соңгы вакытта? Я Ходам, каян чыга бу күз яше? Кечкенә генә күз йомрыларында күз яшьләренең дәрьясы бардыр, мөгаен. Дәрьямның буасы бүген иртән үк агып китте. Йокымнан елап уяндым. Тө-
шемә газизем, инде гүр иясе булып, икенче ел җир куенында тынычлык тапкан хәлә-лем керде. Өстендә – кешелеккә кия торган кара костюмы, әллә каян миңа каршы килеп, нидер дәгъвалый, мин аның белән килешмим икән. Ул минем кулларымны үзенә тарта, ә мин бирешмим икән...

Уянып киткәндә ике кулымның да бармаклары агарып бер-берсенә ябышкан-
нар, сулкылдап сызлыйлар иде. Йөрәгем-нең әрнеп өзгәләнүенә чыдый алмыйча,
ялгыз мендәремне кочаклап, илереп елый башладым: “И-и-и җаным, никләр мине ташлап китеп, ялгыз иттең?! Ялгыз яшәү яшәү-мени ул?! Ни кызыклары бар бу дөньякайларның япа-ялгызыңа? Я Аллакаем, ничекләр яшәп бетерим икән калган го-
меркәйләремне?” “Якын кешеңне югалтуның иң авыры – бер ел, аннан җиңеләя ул”, – диләр. Кая ул җиңеләю! Арага вакыт күбрәк кергән саен, ялгызлык хисе дә йөрәкне күбрәк кимерә, телгәли, өзгәли...

Илереп елаудан йөрәк тибешем колак пәрдәләрен ертырлык итеп кага башлады: тук-та, тук-та, тук-та! Бул-ды, җитте! Елаудан тыелып, Аллакаема ялына башладым: “И Ходаем, сабырлыклар бир, яшәргә көч бир, хәерле көннәр насыйп ит! Яхшыны юлдаш ит, яманнан ерак йөрт!”

Битемне салкын су белән юып, урын-җиремне җыйдым, утырып, “Аятелкөрси”-емне укыдым... Яңа көн башланды. Өр-яңа көн. Синсез яңа ялгыз көн... И Раббым, рәхмәтеңнән ташлама мин нәүмизеңне! Мин үксезеңне... Мин елагыңны...

ГАФУ ИТ, НУРГАЛИ...

(Акбүре авылының сигезьеллык мәктәбендә беренчедән бишенче
класска кадәр  бергә укыган классташымның якты истәлегенә багышлыйм).

 

Гомер көзем җитеп килә. Картлык галәмәтедер, ел саен ямьле җәйләр җитүгә, ниндидер сихри көч туган якларга тарта. Хәлдән килгәнчә күчтә-нәчләр алып, туган авылыма кайтырга чыгам. Чирмешән юлыннан Күтәмә ягына борылгач, һавалар гел икенчегә әйләнә, рәхәтрәк – иркенрәк сулана башлый. Менә чуваш Юашкасын узгач, урыс авылы “Иске авыл” күренә. (Дөресрәге, авылның үз исеме Русское
Волчье, тик нигәдер аны безнең авыл халкы Иске авыл дип йөртә). Иске авылның сусаклагычын бераз узгач, сулга борылып китәсе. Шуннан посадка буйлап ике чакрым тәпилисең дә – безнең авыл, Акбүре! Исеме җисеменә туры килерлек мату-у-у-р безнең авыл. Салават үзе мактап җырлый торган Акбүре бит ул! Дүрт урамда дүрт рәткә тезелеп киткән бер-сеннән-берсе матур өйләр. Урта урамда – Сәвит күле. Аның ярларын, күпер башын Җалак бабайның Казандагы министр малае Әнвәр әзи бик матур итеп, зәвыклы итеп, җиренә җиткереп эшләткән. Ә күлдә – көтү-көтү булып ап-ак казлар йөзә, бихисап күп алар. Кунарга да кайтып йөрмиләр, шунда су өстендә генә куналар ди. Күл дигәннән, югары очтагы түгәрәк күлне дә, әлеге дә баягы, Әнвәр әзи ясаткан икән. Авыл халкы бик рәхмәтле аңа. Ходай Тәгалә исәнлеген һәм кылган эшенә әҗерен бирсен үзенә!

Менә бусы – минем туган йортым. Бигрәк кечерәеп, мескенләнеп калган инде. Без үскәндә алты бала тавышыннан ул клуб кебек гөрләп тора иде бит. Әй, Ходаем!.. Ә бүген тәрәзә төбендә котырып чәчәк аткан яран гөлләре генә әле бу йортта тормыш бар икәнен дәлилләп, гөрләшеп утыралар. Мәрхүм әтиемнең сеңлесе Мәүлия апа яши хәзер нигезебездә. Карт инде ул. Яше 85тә. Колагы да ишетми хәзер, күзләре дә начар күрә. Тик мин кайтып керсәм, ишек ачудан ук танып ала: “Ә-ә-ә, сеңелем катькан!
Әдә, әдә, әдә, уз туганым, – диеп килеп кочаклап ала. – Хазер казан асам” – дип, аш-су хәстәрен күрә башлый. Казан дигән әйбер өйдә инде күптән юк. Газ плитәсенә кәстрүл белән аш куюны ул һаман үзенчә “казан асам” дип әйтә.

Кеше сөйләгәнне ишетмәгәч, ул күбрәк үзе сөйли: алты песиен ничә кат ашатканын, чуар кәнтәй тавыкларын көн саен санап, сарайга ничек япканын,
күрше Гөлсирә апаның көнгә ничә тапкыр хәл белергә кергәнен, укытучы Гөлчирә апаның сызлаган билен ничек ышкыганын, көлә-көлә, тәм табып сөйли. Аның көлгәненә мин дә кушылып көләм, икебезгә дә рәхәт булып китә.

Икенче көнне иртән иртүк зиратлар өстенә барабыз. Каберстанны бездә шулай дип атыйлар. Зиратлар өстендә йөрү театр я музейда йөргән кебек: ташын укып, сурәте булса, сурәтен карап, бу кем соң әле дип, кемнәр нәселеннән, кайсы очтан икәнлеген искә төшерәсең, бала-чагасын сораштырасың.

...Менә бусы минем 18 яшендә ва-фат булган Әмир абыем кабере. Бола-ры – әби белән бабай, бусы, бусы... Нургали Нур-хә-мә-тов. “Бу кем соң әле?” – дип, Мәүлия апага карыйм. Апам бераз гына акыл киштәләрен капшаштыра да: “Әй, се-ңе-лем, бу бит синең классташың, түбән оч Әпәли абзый малае Нургали кабере”, – ди.

– Нургали? Ул үлдемени? Кайчан? – дип, кабер ташына күз салам.

Нургали инде берничә ел элек бакый дөньяга күчеп, үзен фани дөнья мәшәкатьләреннән азат иткән икән... Әй, Нургали, Нургали! Ничә еллар буе, авылга кайтып бер күрешсәк, балачакның бер шуклыгы өчен гафу үтенәсем килгән иде үзеңнән. Соңга калганмын икән. Әйе, балачакта без кайчакта артык катгый, бәгырьсез булабыз шул. Кичерә белмибез, кеше хәленә керә белү дигән нәрсә ят була.

...Пионер чагыбыз. Без бишенче сыйныфта укыйбыз. Классыбыз – мәктәп дружинасының иң көчлесе, ләкин классны артка сөйрәүче бер укучыбыз хакында беренчелек безгә эләкми, гел икенче урында калабыз. Шул Нурхәмәтов Нургали тарта инде безне артка.

Өлкән класстан вожатыйлар көн саен иртән кереп, безне тикшерәләр: галстукларыбыз бармы, ак якаларыбыз чистамы, тырнакларыбыз кискәнме... Шул Нургалинең я тырнагы киселмәгән, я галстугы үтүкләнмәгән була иде. Пионер отряды сборында да тикшердек үзен, малайлар мич артына алып кереп, тәпәләп тә карадылар... Файдасы тимәгәч, бөтен класс белән җыелып, бер тәнәфестә идән астына салдык без аны, өстенә идән ярыгыннан су да сиптек әле. Уйлансын янәсе, акылына килсен, сөйрәмәсен безнең классны артка!

Татар теле дәресенә укытучы Мәсәния апа керде. Идән астыннан килгән кыштырдаган тавышка без башта хихылдап утырдык. Бераздан арабыздан беребез: “Апа, Нургали идән астында”, – диеп, серне ачып салды. Апабыз безне бик ачуланып, бәхетсез классташыбызны коллыктан коткарды. Әле дә күз алдымда: Нургалинең зәп-зәңгәр күзләре әллә куркудан, әллә хурлыктан боегып, тоныкланып калганнар, идән асты пәрәвезләре аның башына, колакларына, чәчләре-нә, киеменә ябышып, аны карачкыга охшатып калдырган иде.

Икенче көнне мәктәпкә Нургалинең әнисе елап килде: “Улым кунарга кайтмады, эзләп тә карадык үзен, тапмадык. Берәрегез белмиме Нургалинең кайда икәнен?”.

Класс өнсез калды. Шыпырт кына киенеп, кайсыбыз кая кимсетелгән классташыбызны эзләргә таралдык. Ул беркайда да юк иде. Дүртенче көнне генә Чирмешән районының бер авылыннан ерак карендәшләре телефоннан шылтыратып әйткәннәр: “Малаегыз бездә, югалтмагыз, авылга бүтән катьмим атә”...

Шул китүдән Нургали безнең янга әйләнеп кайтмады. Укымады да, ахры, ул бүтән. Безнең белән алган биш класс белеме терлек караучы, көтүче булып эшләргә җиткән бугай.

...Башымны Нургалинең кабер ташына иеп, озак еладым. Тозлы, әче күз яшьләрем яңакларымнан иреннәремә тәгәрәп төштеләр. “Әй, Нургали, Нургали! Синең дә гомер юлың шулай әче, тозлы булдымы, газиз класста-шым? Кичерә алсаң – кичер син без-не. Гафу ит безне, Нургали?!"

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить