Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

БӨГЕЛМӘЛЕ ШОКОЛАД УРЛАГАН - Бөгелмә авазы БӨГЕЛМӘЛЕ ШОКОЛАД УРЛАГАН - Бөгелмә авазы

БӨГЕЛМӘЛЕ ШОКОЛАД УРЛАГАН

19.07.2017 08:32 | Хокук һәм вәзгыять Печать

БӨГЕЛМӘЛЕ ШОКОЛАД УРЛАГАН

Элек тә кеше милегенә кул сузган өчен административ җавапка тартылган 34 яшьлек гражданин Б. агымдагы елның 8 маенда “Магнит” кибетендә шоколад урлап тотылган. Контролёр булмаудан файдаланып, ачык киштәдән 23 кисәк шоколадны күлмәк астына кыстыра ул. Әмма кибет хезмәткәрләре аңа гамәлен ахыргача җиткерергә ирек бирмиләр.

Гаепләнүче судта үз гаебен тулысынча таныды. – Хөкемдарлар аны 4 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәза срогын кырыс режимлы төзәтү колониясендә үткәрттерү турында карар чыгардылар, – дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Ләйсән Сабирова.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить