Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Бөгелмә прокуратурасы яклап чыкты - Бөгелмә авазы Бөгелмә прокуратурасы яклап чыкты - Бөгелмә авазы

Бөгелмә прокуратурасы яклап чыкты

09.07.2017 10:03 | Хокук һәм вәзгыять Печать

Бөгелмә прокуратурасы яклап чыкты

Хезмәт хакын бирүдә тоткарлыклар булудан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булу сәбәпле, прокуратура берничә оешмада Хезмәт турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшерде. 
“Тимер-бетон әйберләр заводы” ачык акционерлык җәмгыятендәге тикшерү барышында анда РФ Хезмәт кодексының 140 нчы маддәсен бозу очрагына юл куелганлыгы ачыкланды. Ягъни эштән бөтенләйгә киткән кешегә ул киткән көнне үк исәп-хисап ясалмаган – 2016 елның 25 июлендә эшкә кабул ителеп, 2017 елның 9 июнендә эштән киткән слесарь-ремонтчыга акчасын 13 июнь көнне генә түләгәннәр.
Бу закон бозу факты буенча “Тимер-бетон әйберләр заводы” ААҖ генераль директоры адресына күрсәтмә бирелде. Закон нормасын бозудагы тайпылыш бетерелде, эшчегә акчасы түләнде, тоткарлык өчен җаваплы кеше дисциплинар җавапка тартылды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Бөгелмә вибропрессланган төзелеш конструкцияләре” җәмгыятендә тикшерү уздыруга да шәһәрдәшләребезнең хезмәт хакы бирүдә тоткарлыклар булуы турындагы мөрәҗәгатре сәбәп булып торды. 
Тикшерү барышында җәмгыятьнең эшләүчеләргә 112 991, 73 сум бурычы булганлыгы ачыкланды. Бу РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсен бозу булып тора. Тикшерү йомгакларыннан чыгып, прокуратура бу җәмгыять директоры адресына да, закон бозу очрагын бетерүне таләп итеп, күрсәтмә юллады. – Нәтиҗәдә, оешма хезмәткәрләренә – барлыгы 14 кешегә – хезмәт хакы буенча булган бурыч тулысынча кайтарып бирелде, гаепле кеше шулай ук административ җәзага тартылды, – дип хәбәр итә безгә Бөгелмә шәһәр прокуратурасыннан Рамил Таҗиев.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить