Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Зиратлардагы тәртип һәм тәртипсезлек турында - Бөгелмә авазы Зиратлардагы тәртип һәм тәртипсезлек турында - Бөгелмә авазы

Зиратлардагы тәртип һәм тәртипсезлек турында

19.06.2017 11:21 | Укучы хатлары Печать

Зиратлардагы тәртип һәм тәртипсезлек турында

 

Элекке дәвердән үк шулай килә, вафат булганнарны конфессиясенә карап җирлиләр: христианнарны – христиан, мөселманнарны мөселман зиратына күмәләр. Әмма бу шәһәр хакимияте тарафыннан ике зиратка ике төрле караш булырга тиеш дигән сүз түгел. Кызганычка, безнең Бөгелмәдә нәкъ шундый караш сизелә дә.

Узган гасырның 90 нчы елларында без татарлар: “Ни өчен татар зиратында тәртипсезлек хөкем сөрә?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Ул чакта: “Бездә рәсми татар зираты юк, ә татарларны җирли торган урын гына бар”, – диделәр. Бу исә  татр зиратларын карап тоту өчен шәһәр сметасында акча каралмаган дигән сүз.  Татарстан Хөкүмәтенә кат-кат шикаять белән мөрәҗәгать итә торгач, эш урыныннан кузгалган кебек булды. Ике зират кордылар: русларныкы һәм татарларныкы ерым. Аны бик яхшы итеп киртәләп алдылар, зират өчен кирәк була торган хуҗалык корылмалары торгызылды. Әмма эш шуның белән тукталып та калды.

Бу хакта агымдагы ел дәвамында без төшереп алган күпсанлы фотографияләр дә сөйли. Мисал өчен, кыш көне рус зиратында капкалар ябык, юллар кардан  чистартылган, шәхси транспорт куяр өчен дә урын ялт итеп тора. Ә менә татар зиратында капка киерем ачк, кар баскан, аны ябып та булмый, йолалар башкарасы бина төзелеп бетмәгән, зират уртасында кабер казыганда кулланыла торган коралларны саклар өчен тутыгып беткән бер автобус салоны тора. Аның тирәсе чүп-чарга тулган. Зиратка керү юлында да чүп өемнәре. Кабер казыганда да бер тәртип тә сакланмый, арадан үтеп йөрергә  урын юк (боларның барысы да фотога төшерелгән). 

Әлбәттә, бу хәлгә, беренче чиратта, тиешле службалардан эш таләп итмәгән хакимият гаепле. Мөселманнар җитәкчелегенең дә гаебе бар. Мәрхүмнәрне йола буенча укып, җирләү өчен җиренә җиткереп әзерләсәләр дә, зираттагы тәртипсезлеккә тиешле игътибар бирмиләр. Чүп-чарны билгеләнгән аерым урынга түгел, теләсә кая куеп калдыручы халык үзе дә гаепле. Килгән бер кеше үзләренең каберен генә карап, тәртипкә китерә дә, башка бернигә игътибар итмичә, хәтта бушаган буяу банкасын чардуган читенә элеп, бик канәгать булып кайтып китә.

Бу проблеманы ничек хәл итәргә соң? Халык арасында зират территориясен тәртипкә китерергә алынам дип торган кешеләр дә бар, тик хакимияттә, ни эшләптер, андыйлар хуплау тапмый. 

Татар зиратындагы хәлләрне вакытында күреп, хакимият каршында проблеманы күтәрерлек, кирәк чакта җәмәгать башлангычында халыкны да оештыра алырлык инициативалы кешеләр җитәкләгән, төгәл эшли торган производство структурасы кирәк анда.

Татар җәмәгатьчелеге соравы буенча,
Рәмзис КАДЫЙРОВ,

хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре. 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить