Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус фура белән бәрелешкән - Бөгелмә авазы Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус фура белән бәрелешкән - Бөгелмә авазы

Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус фура белән бәрелешкән

15.12.2017 18:35 | Юл патруле Печать

Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус фура белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Акташ – Кузайкино трассасының 3 нче чакрымында булган.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Әлмәт районында 22 яшь хоккейчы утырган автобус йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Акташ – Кузайкино трассасының 3 нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына көндез килгән.

Рус Акташы авылыннан ерак түгел “Лада” үсмерләр хоккей җыелма командасыннан 22 бала һәм 19 олы кеше утырткан автобус яны белән “Вольво” фурасына бәрелгән.

Юл һәлакәте урынына 165 нче янгын сүндерү-коткару часте, Әлмәт янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, табиблар, полиция хезмәткәрләре, шулай ук команданы Зәй автовокзалына алып бару өчен ике автобус килгән.

Һәлакәт аркасында җәрәхәтләнүчеләр юк. Балалар автовокзалдан Минзәләгә баручы автобуска күчереп утыртылган. 

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/15/154367/

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить