Joom!Fish config error: Default language is inactive!
 
Please check configuration, try to use first active language

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, шәһәребез кунаклары! - Бөгелмә авазы Хөрмәтле бөгелмәлеләр, шәһәребез кунаклары! - Бөгелмә авазы

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, шәһәребез кунаклары!

29.12.2017 11:14 | Котлаулар Печать

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, шәһәребез кунаклары!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!

Яңа ел – олылар да, кечеләр дә түземсезлек белән көтә торган иң яраткан якты, җылы бәйрәм ул. Яңа елны көтү кешеләрне берләштерә дә, чөнки һәркем бу серле минутларда узганын барлый, киләчәккә планнар кора.

Узып баручы 2017 ел Бөгелмә өчен гаять үзенчәлекле булды. Үсешкә куәтле темп бирелде, муниципаль районыбыз күзгә күренеп үсә, яхшыра. Барлык башлангычларыбызны да Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы хакимияте дә хуплап тора. Республика программаларында катнашуыбызга күрә, без шәһәрдәге яшәү-тормыш итү өчен кирәкле мөһим объектларны, юлларны һәм ишегалларын, реконструкцияләү, торак төзү, балалар бакчаларын ремонтлау эшләрен дәвам иттерәбез, киләчәккә йөз тотып эшлибез, болар – барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бергәләп башкарган эшләребез өчен, кадерле бөгелмәлеләр, Сезгә рәхмәтем чиксез.

Бөгелмә муниципаль районы яңа елга зур планнар, өметләр һәм үз көченә ышаныч белән керә, чөнки безнең халыкта рухи потенциал, яңарышка омтылыш көчле.

Шәһәребезгә һәм районыбызга киләчәк 2018 елда да – тотрыклылык һәм чәчәк атуын, ә анда яшәүче барлык кешеләргә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел бәйрәмнәре өйләрегезгә җылылык һәм күңел күтәренкелеге, онытылмас матур тәэсирләр алып килсен. Һәр гаиләдә мәхәббәт, татулык булсын! Яңа елда барлык изге хыялларыгыз тормышка ашсын. Иминлек, муллык һәм сәламәтлек Сезгә!

Линар Закиров,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Еще в этой категории: Котлыйбыз! »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить